Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Биеп тора күлмәге дә...

Килешле милли күлмәктәге бу ханым – үзе бизәүче, үзе биюче! Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче Гөлнара Мәҗитова башкаруындагы татар биюенә сокланмаган кеше юк!

Югыйсә ул биюче яисә хореограф булырга укымаган да. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлауга, Гөлнара рәссамлык һөнәрен сайлап алган.

Әңгәмәдәшем – бик уңган да һәм шул ук вакытта үтә тыйнак та! «Мин Тукай районының Биклән авылында туганмын. Әтиебез Альберт гомер буе электрик хезмәтендә булды. Ә әниебез Рәзинә озак еллар сыер савучы булып хезмәт куйды. Гаиләдә без – өч кыз туган. Апам Венера хәзерге көндә Казанның иң оста тегүчеләренең берсе. Сеңлем Альмира да милли киемле курчаклар тегү белән мәшгуль. Билгеле, чигүләр чигәргә дә, тегәргә дә әниебездән үрнәк алып үстек. VII сыйныфны Биклән урта мәктәбендә укыдым. Аннары гаиләбез Кама Аланына күченде. Һәм мин шул вакыттан алып биим. Бию түгәрәкләренә дә йөрдем. Аннан соң бистәбезнең мәшһүр «Мәхәббәт» бию студиясендә шөгыльләнә башладым. Һөнәр алу өчен Бөгелмәнең 48 нче һөнәри училищесын сайлап алдым. Училищеда ике ел гыйлем җыйгач, рәссам-бизәүче белгече дипломын алып, биредәге балалар бакчасында хезмәт куя башладым. Гаиләм бар, ирем белән ике ул үстердек. Эшем күңелемә ята. Нәниләрне тәрбияләү хезмәте һәрчак күңелле.  Бакчадагы концерт залын бәйрәмчә бизәү, балалар биюләре өчен төрледән-төрле бию кирәк-яракларын, мәсәлән, зур каләм, төсле чәчәкләрне күпләп ясау, бию киемнәрен әзерләшү – боларның барсына да җитешәм, – ди Гөлнара ханым. – Музыка җитәкчебез Тамара Андрианова белән берлектә балалар өчен бию хәрәкәтләрен төзүдә, аларны артистизмга өйрәтүдә теләп катнашам. Алар белән төрле бәйгеләргә дә барабыз. Уңышларыбыз да бар. Әйтик, былтыр XXI «Созвездие­-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проектында безнең «Кояшкай» бакчасына йөрүчеләрнең «Колибри» балалар ансамбле матур бию башкарып, җиңү яулап кайтты. Әлеге бәйгедә бихисап балалар катнашуын исәпкә алганда, бу – иң зур җиңүләребезнең берсе! Биюче балалар, кулларына мин ясаган күбәләкләрне тотып биеп, жюри әгъзаларын таң калдырды! Моннан кала Түбән Камада үтә торган «Музыкаль галактика» конкурсында да ун ел рәттән катнашып, төрле призлы урыннар яуладык!»

Гөлнара биюләргә гашыйк. Кама Аланында моннан унҗиде ел элек оешкан «Мәхәббәт» бию студиясен җитәкләүче Галия Гали кызы Янборисова сәләтле хатын-кызларны студиягә әйдәп тора. Бу студия аның тырышлыгы белән бихисап зур уңышларга ирешкән. «Без башта шәрык бию­ләренә күбрәк игътибар иттек. Хәзер инде үзбәк һәм таҗик халык биюләрен яратып биибез. Барыбыз да сәнгатькә, биюгә мөкиббән! Биюләребез өчен кирәкле баш киемнәренең, түбәтәйләрнең, калфакларның һәммәсен дә үзем тегеп бизим. Студиябезгә төрле һөнәр ияләре йөри, укытучылар, медицина хезмәткәрләре... – дип аңлатты Гөлнара Альберт кызы. – Мин татар халык биюе белән фарсы биюен башкарам. Концертларга чакырып торалар. Якын-тирәдәге авылларга да чыгабыз. Студиябез Түбән Камадагы бәйрәм чараларында: Сабантуйларда, Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә бик актив катнаша. Үзебездәге Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан ел саен оештырылып килгән «Халык­лар дуслыгы фестивале»ндә дә чыгышлар ясарга туры килә. 2021 елның декабрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Камада оештырылган зур концертта да чыгыш ясадык. Россия халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерүгә керткән зур өлешебез өчен диплом белән бүләкләндек. Безне Казандагы «Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленә дә чакыралар. «И, Гөлнара, биюче һөнәренә генә укыйсың калган икән!» дигән уйлар да килгәли...» 

Гөлнара ханымнан аның үтә матур, буй-сынын тагы да зифа итеп күрсәткән, татар бию костюмын ничек тегүен дә белештек! «Әлеге костюмымны үзем дә бик ошатам! Бу күлмәгем һәм калфагым өчен кирәкле, җете төсләрдәге бизәкле матур тукыманы Мәскәүдән кайтарттым. Бию костюмнарымның кайберләрен апам Венера тегеп бирә! Кайчак сеңлем Альмирадан чигүләр белән булышуын үтенәм. Менә шулай итеп һәрберебез халкыбыз мәдәнияте үсешенә үз өлешен кертә!» – дип сөйләде уңган ханым. Бию сәнгате хакында сүз чыкканда: «Биюче биюдәге үзен түгел, ә биюнең үзен яратырга тиеш», – дип искәртергә яраталар. Гөлнара ханымның бию сәнгатенә мәхәббәте инде унбиш ел дәвам итә! Шушы елларда аның бию­ләрен күреп сокланганнар саны да арта гына бара!

 Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев