Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

100 еллыкка – балалар бүләге

Казанның Киров районы «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгендә Резидә Рәшит кызы Җәләева җитәкчелегендә «Оранжевое небо» исемле рәсем түгәрәге  эшли

Ул зур булмаса да, бөтен шәһәрне гизә. Чөнки Резидә ханым балаларны рәсем ясарга өйрәтү белән бергә республикабызның тарихы, мәдәнияте турында белем бирүне максат итеп куйган. Ә аның өчен шәһәребезнең музей, театрларына, җыр, бию, кино фестивальләренә еш йөрергә туры килә. Мәсәлән, Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча рәсемнәр ясарга тотынганчы, шагыйрьнең әдәби музеен яисә «Әкият» курчак театрындагы шагыйрәбез Гөлшат Зәйнашева пьесасы буенча иҗат ителгән «И, кызык шүрәле!» спектаклен карап кайтырга мөмкиннәр. Татар читекләре рәсемнәрен иҗат итәргә керешкәнче, Арчадагы милли аяк киеме фабрикасына барып кайтырга да авырсынмыйлар. Республикада бер генә зур чара да бу рәсем студиясе балалары катнашыннан башка узмый дию һич арттыру булмас.  

Республикабыз бәйрәме уңаеннан «Оранжевое небо» түгәрәге иҗат күргәзмәсен Казанның үзәгендә – «Манеж» күргәзмә залында күреп кайтыр­га насыйп итте. «Манеж» залы хезмәткәрләре  рәсем студиясенә күргәзмә үткәрү мөмкинлеге биреп кенә калмаган, анда катнашкан балаларга сәгать ярымлык мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Нәкъ шушы вакытта «Манеж»да беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә республикабыз­ның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуга йөз тоткан «Яңарыш» фондының 10 еллыгы уңаеннан саллы күргәзмә бара. Анда  археологик табылдыклар, фотосурәтләр, заманча макетлар аркылы «Болгар» тыюлыгы һәм Зөя шәһәр-утравы тарихы һәм бүгенге хәле турында бик бай мәгълүмат алырга була. «Манеж» хезмәткәре Маргарита Сәлимгәрәева ул мәгълүматны балалар аңларлык итеп  җиткерә белде. Ахырдан унбер баланың һәркайсына нәни генә бүләк тә тапшырдылар әле. 

Әйтергә кирәк, «Манеж»дагы бу программа 1 сентябрь – белем көне уңаеннан махсус оештырылган һәм 6 сентябрьгә кадәр дәвам итә. «Яңарыш» фонды күргәзмәсе белән танышырга, квест үтеп бүләккә ия булырга теләүчеләрдән алдан шылтыратып  язылуны ­үтенделәр. 

Күргәзмә буйлап оештырылган нәни генә маҗаралы сәяхәт «тарих сезнең кулда», дигән сүзләр белән тәмамланды.  Бала-чага үзләрен зур, мөһим кешегә санап, күкрәкләрен горур киереп таралышты. Гап-гади түгәрәк балаларын бертуктамый әнә шулай шәһәр буйлап алып йөрүче Резидә ханымның тырышлыгы бушка китмәс, садә күңелләргә Җәләева иңдергән үз-үзеңә ышаныч һәм хөрмәт хисе яңгырга эләккән акварель рәсем сыман җуелмас, рәсемнәрдәге җете төсләр тоныкланмас, садә күңелләр  ябылмас дип ышанасы килә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев