Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

ФРАНЦИЯ ТАТАРЛАРЫННАН РӘСЕМЛЕ КҮЧТӘНӘЧ

"Рәссам үзе кайта алмады, күргәзмә үткәрә, бөтен сорауларны миңа бирә аласыз, барысына да җавап бирермен", - дип башлады сүзен Франция-Россия мәдәни күпере ассоциациясе вице-президенты Лия Пронэр. Ул Франциядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, рәссам Ринат Анимаевның 101 картинасын алып килгән һәм Казан Ратушасында оештырылган күргәзмәдә теләгән һәркемне Ринат әфәнденең иҗаты белән...

"Рәссам үзе кайта алмады, күргәзмә үткәрә, бөтен сорауларны миңа бирә аласыз, барысына да җавап бирермен", - дип башлады сүзен Франция-Россия мәдәни күпере ассоциациясе вице-президенты Лия Пронэр. Ул Франциядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, рәссам Ринат Анимаевның 101 картинасын алып килгән һәм Казан Ратушасында оештырылган күргәзмәдә теләгән һәркемне Ринат әфәнденең иҗаты белән таныштыра.
Ринат абыйның мулла бабасын революция вакытында атып үтергәннәр, ә гаиләләре Таҗикстанга качып котылган. Ринат шунда үскән. Әтиләре 7 балалы гаиләсен ятим калдырып бакыйлыкка күчкәндә, Ринатка нибары 7 яшь була. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнеп үскән егет. Мәскәүдә В.Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлап, рәссам була. Ә 1987 елда алар абыйсы һәм бер иптәше белән бергә Европа буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Ринат Парижны шундый ошата ки, сәяхәттән Россиягә бары дуслары гына әйләнеп кайта. Урнашкач, Р.Анимаев гаиләсен дә үзе янына алып килә. Әмма хатыны чит-ят җирләрдә торып китә алмый, кире илебезгә кайта. Бүгенге көндә рәссамның уллары Артур һәм Мансур Мәскәүдә яши. Ринатның абыйсы Илдар да рәссам. Ул да Франциядә яши.
Р.Анимаев чәчәкләрне бик яратып сурәтли. Чөнки әнисе чәчәкләр ярата торган булган. "Өстәлдә ипи булмаса булмасын, ә чәчәкләр торсын", - дияргә яраткан. Шулай бервакыт Парижның Монмартрында рәсем ясап утырганда Ринат янында мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев туктала. "Син, мөгаен татардыр, күзләрең татарныкына охшаган", - ди биюче. "Ә сез Рудольф Нуриевтер", - дип сорауга сорау белән җавап бирә рәссам. Шул рәвешле Рудольф Нуриев портреты барлыкка килә. Ә бервакыт, ул әле Мәскәүдә укыган чакта рәсем ясап утырганда, күренекле актриса Людмила Гурченконың үтеп киткәнен искәрми кала. Бу хәл актрисаның мин-минлегенә тия. "Әле син, мине күрмәгәнгә салышасынмы, яле хәзер үк минем портретымны яса!" - дип боера ул.
Ринат Анимаев Франциядә иң шәп 10 рәссамның берсе булып исәпләнә. Моның сере бик гади - "2 көн сурәт ясамый торсам, 4 көн югала" - дип баш күтәрмичә эшли рәссам, иҗат итә.
Лия Пронэрның рәссам тормышын вә иҗатын энәсеннән җебенә кадәр белүе мине нык гаҗәпләндерде, шуңа күрә бу ханым белән дә кызыксынасы иттем. Аның бабалары Туймазы районының Тукай авылыннан. Чирәм җирләрне күтәрү эшләре белән гаиләсе Казахстанга юл тоткан. Аннан кыз Санкт-Петербургка укырга килә. Монда француз егете Жан белән таныша... Шулай ул Франциягә китеп бара. Лия ханым Франциядә татар телен өйрәнер өчен махсус университет тәмамлап чыга. Хикмәт шунда ки, аның әнисе татар, әтисе - рус милләтеннән. Опера җырчысы Евгений Новиков Казахстанга гастрольгә килгәч, Кәримә исемле татар кызына гашыйк була һәм гомергә Казахстанда кала. Ә Франциядә милләттәшләребезне табарга Лия ханымга әнисе Кәримә апа ярдәм итә. Бик үткен хатын бит ул Кәримә апа. Казахстанда казахлар арасында 15 ел буе шәһәр башкарма комитеты рәисе булып торган татар хатыны ич ул. Андропов заманнары. Югары белемсез көе зур кәнәфиләрдә утыру тыелган заман. Кәримә апа аптырап калмый. 50 яшендә университетка укырга керә, 55 тә аны тәмамлап чыга.
Кәримә апа кызы Лияне Франциядә мәчеткә ияртеп бара. Шунда татарлар белән очрашалар. Өчпочмаклар пешереп кунакка йөрешә башлыйлар. Шулай итеп Лия ханым Франциядәге татар диаспорасы белән бәйләнешкә керә. Анда исә төрле тармакларга караган ассоциацияләр бар икән. Шул рәвешчә Лия ханым мәдәният күперен салучыларның берсе булып китә. "Туган илең, туган-тумачаң еракта калган икән, һич югында күңелгә ятышлы эш белән шөгыльләнергә кирәк", - дип ире Жан сөекле Лиясын хуплап, куәтләп тора икән.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев