Карбызның файдасын белеп ашагыз

Карбызның 90 проценты судан торуы һәркемгә билгеле. Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләүчеләр аны шуңа да үз итә инде.
Карбыз диетасы, ябыгырга гына ярдәм итеп калмыйча, организмнан шлакларны һәм агулы матдәләрне дә чыгара. Әмма аны ябыгу максатыннан гына ашарга кирәкми, карбызның витаминнар һәм микроэлементларга бай булуы турында да онытмыйк.
Әйтик, карбыз йомшагында нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый һәм кавык-бетчәләрне булдырмаска булыша торган В төркеме витаминнары, иммунитетны ныгыта һәм иртә картаюга каршы көрәшә торган С витамины, арыганлыкны бетерә һәм кәеф һәм йокыны яхшырта торган РР витамины, йөкле һәм бала имезә торган ханымнар, хәтерләрен яхшыртырга теләүчеләр өчен кирәк булган фолий кислотасы бар. Болардан тыш, карбыз тимер, фосфор һәм кальцийга да бай. Аңарда аеруча магний күп. Магний организмнан начар холестерин чыгара, тән тиресен сыгылмалы итә, кан басымын көйли, бөер һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта. Организмны көндәлек күләмдәге магний белән баетам, дисәң, 150 гр карбыз ашау да җитә.
Карбыз составындагы калий исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әлбәттә, калий бананда да бар. Тик карбызда су күп булуы әлеге файдалы элементны үзләштерергә ярдәм итә.
Карбыз дәвалау чарасы буларак та кулланыла ала. Аның организмнан шлакларны чыгаруын истә тотып, карбызны зарарлы производствода эшләүчеләргә тәкъдим итәләр. Бөер һәм бавыр, атеросклероз, гипертония һәм эчәклек авыруларыннан җәфаланучыларга дә аны күпләп ашарга кирәк. Әмма бөерләре белән аеруча проблемалар булганнарга аны сак кулланырга киңәш ителә. Аларга бары ике-өч телем генә карбыз ашарга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.17001
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.3200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.3500
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.4200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:30Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.8600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:28Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора «Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 1 (2021) Бәгырьләрне сызып, тальян сөйләр Татар күңеленең серләрен...4501
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.53800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:07Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.8800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:04Татар санына керми калмыйк! Белгәнебезчә, безне быел бик зур чара – халык санын алу көтә. Ул 2020 елдан бу елның 1-30 апрель көннәренә күчерелде. Без һәммәбез дә бу эшкә үз өлешебезне кертә алабыз һәм тиеш тә! Моны хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп булачак.9900
-
14 гыйнвар 2021 - 10:58Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак «Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә.11200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.9200
-
13 гыйнвар 2021 - 12:55Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми.18701
-
13 гыйнвар 2021 - 12:44Кичер улым!.. (ХИКӘЯ) Иренең: - Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын.19702
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.32900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика