Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Әче соустагы ташкабак ясау ысулы

Салат өчен: 3 кг ташкабак, 1 әче борыч, 3 кишер, 100 гр сарымсак, 9 процентлы 1 стакан аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз кирәк булачак.

Банкаларны әйбәтләп юып, стерильләштерәбез. Ташкабакны юып, телемләп, нәзек итеп кисәбез. Кишер белән сарымсакны ит тарткыч аша чыгарырга кирәк.

Маринадлау өчен, зур савытка үсемлек мае, аш серкәсе, шикәр комы һәм тоз салабыз. Шул катнашманы уртача ут өстенә куеп, кайнап чыкканчы тотабыз. Шуңа кишер белән сарымсакны кушып, 5 минут пешерәбез. Маринадка ташкабакны салып, кайнап чыкканнан алып, 25 минут пешерергә кирәк. Салат әзер булуга, аны кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Бу катнашмадан 3 литр консервланган ташкабак чыгачак. 

 

"Шәһри Казан"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев