Байлар ризыгы ясмык ашагыз. Алар белми ашамыйдыр...

Ясмыкның (чечевица) даны төрле илләргә таралган. Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар.
Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк - ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.
Ясмыктан пешерелгән ризыклардан баш тарткан кешеләр бик зур хата ясый, ди диетологлар. Туклыклыгына карасак, ул ипи белән итне дә алыштыра ала икән. Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, углевод, калий, кальций, магний, цинк, тимер, фосфор һ.б. кеше организмына кирәкле микроэлементларга бай. Галимнәр раславынча, анда бик күп фолий кислотасы бар, ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә.
Борын-борыннан ясмыкны сихерчеләр, өшкерүчеләр, кеше организмына бик файдалы булганы өчен, еш кулланып килгәннәр. Бүгенгесе көндә аны йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук шикәр авыруыннан интеккән кешеләр дә ясмыктан пешерелгән төрле ризыкларны курыкмыйча авыз итә ала, чөнки бу ризык кандагы шикәрне нормальләштерергә ярдәм итә. Әгәр дә сез язва, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан интегәсез икән, иртә-кич ясмыктан боламык ясап ашагыз. Булачак әниләргә дә табиблар ясмыктан пешерелгән ризыклар кулланырга киңәш итә.
Ясмык дөньяда иң зарарсыз ризыкларның берсе булып санала. Чөнки ул, башка үсемлекләргә караганда, үзенә зарарлы нитратларны сеңдерми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.30901
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә12900
-
16 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (16-22 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!3700
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.9600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.12000
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 13:30Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.15500
-
15 гыйнвар 2021 - 13:28Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора «Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.12300
-
15 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 1 (2021) Бәгырьләрне сызып, тальян сөйләр Татар күңеленең серләрен...8601
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.76600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:07Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.12300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:04Татар санына керми калмыйк! Белгәнебезчә, безне быел бик зур чара – халык санын алу көтә. Ул 2020 елдан бу елның 1-30 апрель көннәренә күчерелде. Без һәммәбез дә бу эшкә үз өлешебезне кертә алабыз һәм тиеш тә! Моны хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп булачак.13600
-
14 гыйнвар 2021 - 10:58Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак «Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә.15000
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.12700
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.36400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика