Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Балык маеның файдасы бармы?

Балык маеның файдасын санап бетергесез: кан басымын төшерә, тән тиресен корытмый, псориазны дәваларга булыша, йөрәк авырулары, артрит, хәтта яман шешне булдырмый калырга ярдәм итә, организмдагы теләсә нинди ялкынсыну процессларын киметә…

Болардан кала, балык мае ябыгырга да булыша. Мускулларны үстерүе дә билгеле. СССР вакытында аны кечкенә балаларга мәҗбүри рәвештә биргәннәр. Хәзер аны желатин капсула эчендә тәкъдим итәләр, шуның белән кулланырга да уңайлы, үзенә генә хас исе дә артык тоелмый.
 

Составына килгәндә, аңарда А һәм Д витамины, йод, бром, фосфор, валериан кислотасы бар. Химик составы омега-3 һәм омега-6 кислоталарыннан тора. Файдасы булсын өчен, балык маен ничек кулланырга соң? Моның турында төгәл генә бер җавап та юк. Америка табиблары аны көненә 0,5-2 грамм кулланырга киңәш итә. Уртача алганда исә, оптималь күләме - көненә, ризык белән бергә, 1-2 грамм.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X