Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырыны карама (31 октябрь – 6 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.25 сәгатьтә калка, 6.04 сәгатьтә бата. 17 сәгать 50 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 9.17 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Чикләвекле бал

Организмны ныгыту, көч өстәү өчен, мондый катнашма ясап дәваланырга була. 250 г өрек төшен кыздырып алып, ярты литр суда 1 сәгать пешерәләр. Аннары 250 г вакланган әстерхан чикләвеге өстиләр, суы беткәнче кайнаталар. 500 г бал кушып, сүрән утта 5 минут тоталар. Көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 20 көн.

1 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,16.38 сәгатьтә калка, 7.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.13 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Атеросклероздан дәва

1 стакан суган суына шулкадәр үк бал кушып болгаталар да, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 3 ай. Ике атна тәнәфестән соң тагын 2 ай дәваланырга була.

2 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.55 сәгатьтә калка, 8.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Иммунитетны ныгыту

Йогышлы авыруларга бирешмәслек итеп иммунитетны ныгыту өчен, 10 дәфнә яфрагын 1 стакан суда 5 минут кайнаталар, 4 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә гөлҗимеш һәм балан җиләкләрен, мелисса һәм шалфей үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын ваклап, термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, 2-3 атна буе көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

3 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.18 сәгатьтә калка, 9.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.04 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Балан сихәте

1 кг баланны иттарткычтан чыгарып, 1 кг бал, 0,5 л коньяк кушалар, яхшылап болгатып, 3 литрлы банкага бушаталар, капкач каплап, 1 айга караңгы урынга куялар. Әледән-әле селкеткәләп алалар. Көненә 3 тапкыр, ашаганда, 1 әр аш кашыгы кабалар. Баллы балан артериаль кан басымын төшерә, бөердәге комны чыгара, ашказаны-эчәк тракты эшен җайга сала.

4 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.49 сәгатьтә калка, 10.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Йөрәк ритмы бозылганда

2 чәй кашыгы тырнак гөл чәчәген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

5 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.32 сәгатьтә калка, 11.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.56 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Дүләнә шифасы

Дүләнә йөрәк авыртуын баса. 30 данә җиләкне 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут кайнаталар да, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр.

6 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 12.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.52 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Витаминлы рагу

1 кг баклажан, 300 әр г помидор һәм суган, 200 г татлы борыч, 1 аш кашыгы томат пастасы, 0,5 стакан үсемлек мае, сарымсак, тоз, яшел тәмләткеч үләннәр кирәк. Баклажан, помидор, борычны шакмаклап, суганны ярымбоҗралап турап, томат пастасы өстәп, тирән табада үсемлек маенда 15-20 минут кыздыралар. Төбенә ябышмасын өчен, гел болгатып торалар. 100 г су, тоз, тәмләткечләр өстәп, өстен томалап, бераз пешерәләр. Утны сүндергәч, вак кына туралган сарымсак, яшел тәмләткеч үләннәр кушып болгаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев