Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 9-15 июнь

9 июнь (шимбә). Рамазан аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.26 сәгатьтә калка, 14.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Бавырны чистарту

Бавырдагы лямблияләрдән, шулай ук бабасырдан болай котылып була. 1 аш кашыгы уылган сарымсакны 2 аш кашыгы балга кушып, икегә бүлеп, яртысын иртән ач карынга, яртысын кич йоклар алдыннан ашарга кирәк.

10 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.45 сәгатьтә калка, 15.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Иң файдалы җимеш

Британия галимнәре алманың Җирдә иң файдалы җимеш булуын дәлилләгән. 1 алма 8 бананнан, 5 лимоннан, 3 әфлисуннан һәм 2 кивидан файдалырак. Иң әйбәт диета - көн буена алма гына ашап тору. Яшел төстәге алмада пектиннар аеруча күп, шунлыктан аны сөякләрне һәм тешләрне ныгыту, яман шешне кисәтү өчен ашыйлар. Сары төстәге алма иммун система, йөрәк, күзләргә файдалы, яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә. Кызыл алма хәтерне яхшырта, яман шештән һәм бәвел юллары чирләреннән саклый.

11 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.06 сәгатьтә калка, 16.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Сельдерей согы

Подагра, ревматизм, полиартрит кебек чирләрдән интеккән өлкән яшьтәге кешеләргә көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1-2 шәр чәй кашыгы яңа сыгылган сельдерей тамыры согы эчү файдалы.

12 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.32 сәгатьтә калка, 18.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

13 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.05 сәгатьтә калка, 19.41 сәгатьтә бата. 23 сәгать 44 минуттан яңа ай. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъ­дәләргә дә ышанырга ярамый. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Тары - йөрәккә дәва

Кардиологлар мөмкин кадәр күбрәк тары боткасы ашарга киңәш бирә, чөнки аңардагы калий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан басымын җайга сала, кан тамырларын ныгыта. Тары ярмасы организмнан антибиотикларны чыгара, кан тамырларын чистарта. Бу ботка бавыр, ашказаны авыртканда, атеросклероз булганда да файдалы. Әмма кайбер кешеләрнең тары боткасы ашагач эче кибә, моны булдырмас өчен, аңардан соң яшелчәләр белән сыйлану зарур.

14 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.48 сәгатьтә калка, 20.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Картайма!

1 стакан суда 2 чәй кашыгы тоз эретеп, шуңа чылатылган тампон белән көн саен битне һәм муенны сөртергә кирәк. Аннары шушы тозлы суда җитен сөлгене чылатып, ияккә дә массаж ясыйлар. Ияк­кә массаж ясау тиренең сыгылмалыгын арттыра, битнең контурын саклый - ә бит нәкъ менә йөз контурының үзгәрүе җыерчыклардан да күбрәк картайтып күрсәтә.

15 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.45 сәгатьтә калка, 21.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тарылы кабак күптермәсе

400 г кабак, 150 г тары ярмасы, 400 г сөт, 2 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз кирәк. Кабакны чистартып, вак шакмаклап турыйлар, сөткә салып, кайнатып чыгаралар һәм тары, тоз салып, пешерәләр. Бераз суынгач, йомырка сытып болгаталар, майланган, сохари вагы сибелгән табага тигезләп җәеп, өстенә йомырка кушып тугланган каймак сылыйлар һәм газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев