Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 май (шимбә). Рамазан аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кучкар йолдызлыгында, 3.21 сәгатьтә калка, 15.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.51 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Гемоглобинны күтәрү

Кандагы гемоглобин микъдарын арттыру өчен, 20 грамм женьшень тамырын төеп, ярты кило балга кушалар да, әледән-әле болгаткалап, 1 атна төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр чирегешәр чәй кашыгы кабалар.

9 май (якшәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кучкар йолдызлыгында, 3.30 сәгатьтә калка, 16.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.54 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Аритмиядән – баллы лимон

Ярты килограмм (3-4 данә) лимонны вак кына турап, 1 стакан бал, төелгән 20 өрек төше кушалар, караңгы  җылы урында 3 көн төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. 

10 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 3.39 сәгатьтә калка, 18.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 10-12 майда бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Сөтле чәй

Бөердә һәм бәвел куыгында таш ясый торган оксалатлардан котылу өчен, озак вакыт буе көненә 6 тапкыр сөтле чәй эчәргә кирәк. Сөттәге кальций оксалатка кушыла һәм организмнан бик җиңел генә чыгарыла. Бөер ташы авыруы интектергәндә кузгалак, помидор, кузаклылар ашаудан да тыелу зарур. 

11 май (сишәмбе). Рамазан аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче  Ай  тәүлекләре.  Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.50 сәгатьтә калка, 19.15 сәгатьтә бата. 21 сәгать 59 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.02 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Томаудан дәва

Озакка сузылган томаудан (ринит) котылу өчен, 1 аш кашыгы вакланган валерьян тамырын ярты стакан чистартылмаган көнбагыш маенда җылы урында 2 атна төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр һәр борын тишегенә 1-2 шәр тамчы тамызалар. Тулысынча сихәтләнгәнче шулай дәваланырга кирәк. 

12 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 4.03 сәгатьтә калка, 20.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.06 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Ютәлдән – сарымсак

Бронхиттан котылу өчен, 1 стакан әчегән сөткә 3-4 бүлем сарымсакны вак итеп турап салып, төнгелеккә калдыралар, икенче көнне шуны, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – берничә көн.

13 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.10 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Баллы кура җиләге

Ангинадан дәвалану өчен, 100 грамм бал һәм 1 аш кашыгы кура җиләге вареньесын эмальләнгән савытта кушып болгаталар, сүрән утта кайнап чыга язганчы тоталар, бераз суынгач, кайнар су кушалар да, эчеп бетерәләр. Җылы юрган астына ятып, яхшылап тирлиләр. 

14 май (җомга). Шәүвәл  аеның 2 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 4.44 сәгатьтә калка, 22.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Фокачча (итальян кабартмасы) 

Камыр өчен 110 грамм җылы су, 1 әр чәй кашыгы тоз, шикәр һәм  коры чүпрә, 1,5 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 грамм он, сыр кирәк. Эчлек: 1 чәй кашыгы тәмләткеч (прованс үләннәре, розмарин яки рәйхан), 3 бүлем сарымсак, 3 аш кашыгы зәйтүн мае. Савытка җылы су, тоз, шикәр, чүпрә, зәйтүн мае, он салып камыр басалар һәм 1,5 сәгатькә җылы урынга кабартырга куялар. Аннары, изеп, өчкә бүлеп әвәлиләр һәм тагын 10 минут җылы урында кабарталар. Табага пергамент кәгазе җәеп, он сибәләр, камырны якынча 3 мм калынлыкта җәяләр, тәмләткеч үләннәр кушылган май белән майлап, уылган сыр сибәләр һәм 220 градуслы газ мичендә 5-6 минут пешереп алалар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев