Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 май) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 май (шимбә). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.43 сәгатьтә калка, 1.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.46 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Прополис сихәте

Кан тамырларын “начар” холестериннан чистарту өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 30 мл суга 7 тамчы 4 процентлы прополис төнәтмәсе салып эчәргә кирәк. Дәва курсы – 4 ай.

8 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,8.57 сәгатьтә калка, 2.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. 

Йөрәккә дәва

200 әр г йөзем, кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеген һәм 3лимонны иттарткычтан чыгаралар, 250 г бал, даруханәдән алынган 1 әр шешә гөлҗимеш ширбәте һәм дүләнә төнәтмәсе кушып, яхшылап болгаталар да, карасу төстәге пыяла банкага салып, 10 тәүлеккә суыткычка куялар. Аннары көн саен ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. Елына 2 тапкыр шулай дәвалану гипертония, ишемия, атеросклероз кебек авырулардан саклый.

9 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,10.17 сәгатьтә калка, 2.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.54 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Арка авыртканда

Буыннар, бил, арка авыртканда, яртышар чәй кашыгы каен һәм нарат җиләкләре яфрагын 1 стакан суда 2-3 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр.

10 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,11.38 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

11 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,13.00 сәгатьтә калка, 2.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.02 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Канны чистарту

Канны агулы матдәләрдән чистарту өчен, 3 атна буе мүк җиләге согы эчәргә кирәк. Беренче атнада – көненә 3 тапкыр, ашаганда, яртышар стакан; икенче атнада – көненә 2 тапкыр, өченче атнада – көненә 1 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә 400 г сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 800 мл лимон согы кушалар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр, ашаганда, 1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 стакан суга кушып эчәләр. Әмма ашкайнату һәм бәвел бүлеп чыгару системалары авыруларыннан интеккән кешегә болай дәваланырга ярамый.

12 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.24 сәгатьтә калка, 2.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.06 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Варикоздан – алма

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, уртача зурлыктагы өч алманы эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр кайнар суга салып, яхшылап төреп, җылы урында дүрт сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны суда килеш төяләр дә, сөзәләр. Иртән ач карынга һәм кичке аштан соң ике сәгать үткәч, 50 мл алма төнәтмәсен 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр.

13 май (җомга). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,15.50 сәгатьтә калка, 3.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.10 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Алма бәлеше

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1300 г алма, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыркөпшәкләндергечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын камыр, тагын алма җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган атланмайны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев