Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 март (шимбә). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.10 сәгатьтә калка, 9.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Арка авыртканда

Буыннар, бил, арка авыртканда, яртышар чәй кашыгы каен һәм нарат җиләкләре яфрагын 1 стакан суда 2-3 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр.

7 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.29 сәгатьтә калка, 10.00 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Канны чистарту

Канны агулы матдәләрдән чистарту өчен, 3 атна буе мүк җиләге согы эчәргә кирәк. Беренче атнада – көненә 3 тапкыр, ашаганда, яртышар стакан; икенче атнада – көненә 2 тапкыр, өченче атнада – көненә 1 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә 400 г сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 800 мл лимон согы кушалар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр, ашаганда, 1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 стакан суга кушып эчәләр. Әмма ашкайнату һәм бәвел бүлеп чыгару системалары авыруларыннан интеккән кешегә болай дәваланырга ярамый.

8 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,4.33 сәгатьтә калка, 10.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.16 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Йөрәккә дәва

200 әр г йөзем, кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеген һәм 3 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 250 г бал, даруханәдән алынган 1 әр шешә гөлҗимеш ширбәте һәм дүләнә төнәтмәсе кушып, яхшылап болгаталар да, карасу төстәге пыяла банкага салып, 10 тәүлеккә суыткычка куялар. Аннары көн саен ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. Елына 2 тапкыр шулай дәвалану гипертония, ишемия, атеросклероз кебек авырулардан саклый.

9 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.19 сәгатьтә калка, 12.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Варикоздан – алма

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, уртача зурлыктагы өч алманы эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр кайнар суга салып, яхшылап төреп, җылы урында дүрт сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны суда килеш төяләр дә, сөзәләр. Иртән ач карынга һәм кичке аштан соң ике сәгать үткәч, 50 мл алма төнәтмәсен 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр.

10 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.51 сәгатьтә калка, 13.29 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.25 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Прополис сихәте

Кан тамырларын “начар” холестериннан чистарту өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 30 мл суга 7 тамчы 4 процентлы прополис төнәтмәсе салып эчәргә кирәк. Дәва курсы – 4 ай.

11 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,6.13 сәгатьтә калка,14.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.30 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чис­тарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Баллы сарымсак

Иммунитетны яхшырту, кан тамырларын чистарту һәм ныгыту өчен, 250 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 350 г сыек бал кушалар, 1 атна төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1-2 ай. 1 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеген һәм 1 аш кашыгы балны 200 мл җылы суга салып, яхшылап болгатып, иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 2 сәгать үткәч берәр стакан эчү дә кан тамырларын ныгыта.

12 март (җомга). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.29 сәгатьтә калка, 16.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.35 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Чөгендерле салат

1 чөгендер, 1-2 кишер, 4 йомырка, 200 г төшсез кара җимеш, 150 г сыр, 100 г әстерхан чикләвеге, 2-3 бүлем сарымсак, майонез кирәк. Пешкән чөгендер, кишерне һәм алдан җебетеп куелган кара җимешне вак кына турыйлар. Сырны һәм пешкән йомыркаларны угычтан уалар. Чикләвекне пычак белән ваклыйлар. Сай тәлинкәгә башта чөгендер, аннары кара җимеш, кишер, йомырка, сырны катламлап җәяләр, һәр катлам өстенә уылган сарымсак кушылган майонез сылап баралар. Иң өскә чикләвек һәм туралган яшел укроп яки петрушка сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев