Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 март (шимбә). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.35 сәгатьтә калка, 20.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Хөрмә шифасы

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, гипертония булганда, көн саен 1 хөрмә (хурма) ашарга кирәк. Анемиядән дә 1 әр хөрмә ашау коткара, яисә көненә 1 тапкыр ярты стакан хөрмә йомшагына ярты стакан әфлисун согы кушып эчәргә киңәш ителә. Иртән ашалган хөрмә акыл эшчәнлеген яхшырта. Салкын тигәндә, тамакны хөрмә согына су кушып чайкыйлар. Хөрмә йомшагы яра төзәлүен тизәйтә. Тик шикәр чире белән авырганда бу җимешне артык күп куллану тыела.

6 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,7.44 сәгатьтә калка,22.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Карабодай кайнатмасы

Диабеттан интегүчеләргә чәй, су һәм башка сыеклык урынына гел карабодай шулпасы эчәргә кирәк. Бик сыек итеп карабодай боткасы пешерәләр, сөзәләр һәм шул кайнатманы көн буена эчәләр.

7 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,7.54 сәгатьтә калка,23.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

8 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,8.06 сәгатьтә калка,0.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Куркум сихәте

Бронхиаль астмадан (бума чиреннән) интеккәндә, 1 чәй кашыгы куркум порошогын 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ач карынга көненә 2-3 тапкыр эчәләр. Бронхит вакытында ютәл җанга тисә, ярты чәй кашыгы куркумны тәлинкәдә яндырып, төтенен исниләр, бу какырыкны сыегайта һәм сулыш алуны җиңеләйтә. 

9 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,8.22 сәгатьтә калка, 2.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Салкын тигәндә

Иртән 2 канәфер бөресен төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер “чәе” какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны бетерә, температураны һәм югары кан басымын төшерә. 

10 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,8.45 сәгатьтә калка,03.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.24 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Аяк тирләгәндә

Аякны салкынча су белән еш юарга кирәк, тозлы су белән юу тагын да яхшырак. Яисә имән кайрысын порошок итеп төеп, оекбашка салалар. Даруханәдә сатыла торган ачуташ (квасцы жженые) та тир исен бетерә.

11 март (җомга). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.19 сәгатьтә калка, 4.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.29 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

“Көмеш төенчекләр”

Бәйрәм табынына менә дигән ризык бу. 500 г тавыкның түш итен озынча телемнәргә турап, горчица, соя соусы, борыч, башка тәмләткечләр кушып, болгаталар, 1 сәгатькә суыткычка куялар. 500 г бәрәңгене фрига турагандай, гөмбәне – юка телемнәргә турыйлар, сырны уалар. Фольгадан 30х30 сантиметрлы шакмаклар кисеп, үсемлек мае сөртәләр, ит-бәрәңге-тоз-борыч-гөмбә-майонезны катламлап өеп, фольганы төенчек кебек төрәләр, 30 минутка газ миченә куялар. Аннары фольганы ачып, сыр сибәләр, тагын 10 минут пешерәләр. Табынга һәр кешегә аерым тәлинкәдә фольга төенчегендә килеш куялар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев