Мәдәни җомга

Айга кырын карама (5-11 июнь) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.40 сәгатьтә калка, 14.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Усак шифасы

Усак кайрысы, бөресе яки яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә кандагы шикәрне нормага китерә. 1 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 50 шәр мл эчәләр. Дәва курсы – 20-23 көн. Диабетны кисәтү, иммунитетны ныгыту өчен исә 1 аш кашыгы вакланган усак кайрысын 2 стакан суда 30 минут пешерәләр, көненә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Буын сызлавын басар өчен, яшь усак яфрагын изеп, компресс куялар.

6 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.49 сәгатьтә калка, 15.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Чәч коелса

50 грамм киптерелгән әрекмән тамырын ваклап, 1 стакан зәйтүн маена салалар, 10 көн кояшта төнәтәләр. Кичтән баш тиресенә сөртәләр, иртән башны юалар. 2 атнадан соң чәч коелудан туктый.

7 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.59 сәгатьтә калка, 17.03 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Буыннарны чистарту (1)

Елына бер тапкыр лимонлы яшелчә коктейле эчү файдалы. Тигез микъдарда алынган кара торма, керән, сарымсак, лимонны иттарткычтан чыгарып, бал кушалар да, өсте ачык савытта, даими болгатып торып, җылы урында 2 атна төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар. Беренче 5 көндә, ашаганнан соң, көненә 4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы, аннан соң көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Бер дәва курсында 1-1,5 литр коктейльне эчеп бетерәләр.

8 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.11 сәгатьтә калка, 18.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Буыннарны чистарту (2)

15-20 дәфнә яфрагын 1 литр суда кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Аннан соң термоска бушатып, 3-4 сәгать төнәтәләр. Сөзәләр, суыталар, 10-12 сәгать дәвамында әкренләп, вак йотымнар белән генә эчеп бетерәләр. Елына 1 тапкыр 3 көн рәттән шулай дәваланалар. Процедура алдыннан 1 литр җылы су белән клизма ясарга кирәк. Дәфнә яфрагы – бик куәтле чара, шуңа сак булу зарур: әгәр ашказаны яки эчәклектә ниндидер авырту сизелсә, шундук төнәтмәне эчүдән туктарга кирәк. Табиб белән киңәшмичә, болай дәваланыр­га ярамый!

9 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.27 сәгатьтә калка, 19.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Буыннарны чистарту (3)

2 аш кашыгы дөгене ярты литр суда 1 тәүлек төнәтәләр. Аннары дөгене юып, өстенә чиста су салалар. Шулай 5 көн рәттән кабатлыйлар. Алтынчы көндә суын алыштырып, тозсыз дөге боткасы пешерәләр. Иртән ач карынга ашыйлар, шуннан соң 4 сәгать ашамый торалар. Дәва курсы – 40 көн.

10 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.48 сәгатьтә калка, 20.43 сәгатьтә бата. 13 сәгать 52 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

11 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.18 сәгатьтә калка, 21.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Яшел суганлы кабартма

250 г он, 180 мл җылы су, ярты чәй кашыгы тоздан йомшак камыр басалар, 30 минутка пакетка салып куялар. Аннары камырны дүрткә бүләләр, һәркайсын җәеп, май сылыйлар, туралган яшел суган сибәләр дә, башта катлама итеп төрәләр, аннан соң шуны әкәм-төкәм кебек төреп, кабат җәяләр. Ике ягы да алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: