Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 август)

4 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.35 сәгатьтә калка, 12.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Кытай кагыйдәләре

Борынгы кытай табибләре һәрвакыт сәламәт, озак вакыт яшь һәм чибәр булуның алтын кагыйдәләрен язып калдырган. Менә алар: биткә ешрак массаж ясарга кирәк; чәчне ешрак тарау зарур; аскы һәм өске тешләр һәрвакыт бер-берсенә тиеп торсын; авыз гел ябык булсын; авызда һәрвакыт төкерек булсын; сулышның җиңел булуы шарт; йөрәк тыныч тибәргә тиеш; акыл һәм хәтер уяу булсын; арканы төз, туры йөртергә кирәк; эчне сыйпаштыргалап алу файдалы; күп сүз – юк сүз, аз сөйләргә өйрәнү мөһим; тән тиресе дымлы, майлы булсын; ешрак киерелү файдалы – сеңерләр гел тартылып – сузылып торсын, чөнки алар аша яшәү энергиясе ага.

5 август (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.00 сәгатьтә калка, 13.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.47 сәгать.

 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

 Мәтрүшкә сихәте

Ай Үгезбозау йолдызлыгында чакта җенес системасы авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, термоста 2 аш кашыгы мәтрүшкәне 1 стакан кайнар суда 10-12 сәгать төнәтәләр дә, ашарга 20-30 минут кала эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы көтүче сумкасы үләнен 1 стакан кайнар суда төнәтеп, суыталар, аннары эчәләр.

6 август (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.31 сәгатьтә калка, 14.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.43 сәгать. 

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Кычкырмаска тырыш

Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш исә баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә икән. 

7 август (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.51 сәгатьтә калка, 16.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Чикләвекле бал

Азканлылык булганда, фундук чикләвеген ваклап, шулкадәр үк микъдарда бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы ашыйлар. Дәва курсы – 1 ай.

8 август (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.12 сәгатьтә калка, 17.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.35 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Күпме сок эчәргә?

Шикәр авыруыннан интегүчеләргә сок белән мавыкмау хәерле. Сау-сәламәт кешегә дә чикләнмәгән күләмдә сок эчү зыянлы. Беренчедән, ул сусауны басмый. Икенчедән, сок куллануның тәүлеклек нормалары бар: нейтраль сокларны (алма, груша, слива) көненә 2 стаканнан (400 г), кишер, чия, цитрус сокларын исә көненә 1 стаканнан (200 г) артыграк эчәргә ярамый. Кишер согын күп эчкәндә, бета-каротин нормадан арта, тире “саргая”. Чия согы ашказанының кислоталылыгын арттыра. Цитрус сокларыннан исә аллергия башланырга мөмкин.

9 август (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.07 сәгатьтә калка, 18.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

10 август (җомга). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.17 сәгатьтә калка, 19.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.26 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Баллы прәннек

Яртышар стакан шикәр, йөзем, төелгән чикләвек, үсемлек мае, 1 стакан су, 5 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы какао, 1,5-2 стакан он, 1 пакет камыркөпшәкләндергеч, берәр чеметем дарчин һәм кориандр кирәк. Тирән савытка шикәр, су, май һәм бал салып, бераз җылыталар, болгаталар, шуңа какаога кушылган дарчин белән кориандрны өстәп, яхшылап туглыйлар. Чикләвек, йөзем, көпшәкләндергеч белән он өстәп, каймак куелыгындагы камыр туглыйлар, аны майланган формага агызып, 160 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр. Әзер прәннек өстенә джем, варенье яки куертылган сөт сыларга була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев