Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3–9 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.04 сәгатьтә калка, 7.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.22 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Иммунитетны ныгыту (1)

2 шәр аш кашыгы мелисса, бөтнек, ат кәстәнәсе һәм тар яфраклы кырлыган (иван-чай) чәчәкләрен термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, тәүлек буе төнәткәч, сөзеп, пыяла савытка күчерәләр, көн буена ярты литр эчәләр. Мондый төнәтмә суыткычта 2 тәүлектән артык сакланмый, файдалы үзлекләре юкка чыга. Дәва курсы – 1-3 ай.

4 октябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.17 сәгатьтә калка, 8.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.17 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Иммунитетны ныгыту (2)

200 әр г йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеген, 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 1 литр бал кушып, яхшылап болгаталар, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар.

5 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.31 сәгатьтә калка, 9.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.13 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Иммунитетны ныгыту (3)

Җитен орлыгын каһвәтарткычта тарттыралар, шул порошокның 3 аш кашыгына 1 аш кашыгы нисбәтеннән шикәр кушып, болгаталар. Балалар көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы, өлкәннәр көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга тиеш.

6 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.50 сәгатьтә калка, 10.42 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 11.08 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Колак шаулаганда

Колак төрле сәбәптән шауларга мөмкин, шунлыктан башта табибкә күренергә кирәк. Халык медицинасында мондый чара еш кулланыла. Прополисның спиртлы төнәтмәсе белән зәйтүн маен тигез микъдарда кушып, яхшылап болгаталар, мамык кисәген шушы майда чылатып, төнгелеккә колакка куеп яталар. Көнаралаш 10-15 төн дәваланырга кирәк.

7 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.15 сәгатьтә калка, 11.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.04 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Тамырларны чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә - канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар. Кан тамырларын чис­тарту өчен, ярты стакан укроп орлыгы белән 1 стакан балны термоска салып, өстенә 1 литр кайнап торган су агызалар, тәүлек буе төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

8 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.50 сәгатьтә калка, 13.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

9 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 20.40 сәгатьтә калка, 14.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.55 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Карлыганлы кекс

100 г атланмайны 1 стакан шикәр белән күпертәләр, шуңа әкренләп 4 йомырка сарысы, ярты стакан сөт, цедра, бераз он өстиләр, туглауны туктатмыйлар. Аннары күпертелгән 4 йомырка агы, калган онны (барлыгы 240 г он кирәк) кушып, сак кына болгаталар. Майланган формага камырның дүрттән өч өлешен җәеп, өстенә төелгән сохарида яки манныйда әвәләнгән кара карлыган тезәләр, калган камыр белән каплыйлар. Уртача кызулыктагы газ мичендә пешерәләр, табынга куйганда шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев