Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (31 июль-6 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.25 сәгатьтә калка, 13.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.05 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Җир җиләге

Җир җиләге С, Е, В витаминнарына, марганец, калий, бакыр, кальций, кобальт, молибден, йодка бай. Җиләктәге углеводлар матдәләр алмашын активлаштыра һәм организмны үз күзәнәкләрен тизрәк яңартырга мәҗбүр итә. Җир җиләге аппетитны һәм ашкайнатуны яхшырта, тирне һәм бәвелне куа, тоз алмашын нормага сала, сусауны баса, канны сыегайта, дисбактериозны дәвалый, организмнан токсин һәм шлакларны чыгара, шулай ук стафилококк, стрептококк, пневмококкларны, грипп вирусларын үтерә. Сезон вакытында көн саен җир җиләге ашасаң, кан тамырларының тышчалары һәм иммун система ныгый, кан басымы нормальләшә. Җиләктәге кузгалак кислотасы энергияне арттыра. Кандагы шикәр микъдарын киметкәнгә, аны хәтта диабеттан интегүчеләргә дә ашарга киңәш итәләр. Җир җиләге организмнан артык сыеклыкны чыгара, шуңа ябыктыра. Атнасына 1 тапкыр көн буена җиләк кенә ашап тору бик файдалы.

1 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.02 сәгатьтә калка, 15.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.02 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Тархун шифасы (1)

Тархун (эстрагон) яфракларын киптереп төеп, 1 өлеш порошокка 3 өлеш бал кушалар һәм дерматит, экзема булганда, тирегә сөртәләр. Тиз арыганда, 1 аш кашыгы кипкән үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Радикулит булганда, 20 г үләнне ваклап, 100 г атланмайда сүрән утта берничә минут пешерәләр, яхшылап болгаталар. Суыткычта саклыйлар. Билгә ышкыйлар.

2 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.55 сәгатьтә калка, 16.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Тархун шифасы (2)

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, бер уч төелгән эстрагон порошогын 500 мл әчегән сөткә кушып болгаталар да, марляга сылап, киңәйгән тамыр өстенә куялар, целлофан белән урыйлар һәм аякны бераз өскә күтәреп яталар, 30 минуттан компрессны алалар. Йокысызлыктан интеккәндә, 1 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, шуңарда сөлгене чылатып, җиңелчә генә сыгалар да, йоклар алдыннан башка урыйлар.

3 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.19 сәгатьтә калка, 17.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.53 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

4 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.53 сәгатьтә калка, 18.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.50 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Чөгендерле кефир

Канны, тамырларны чистарту өчен, 1 стакан кефирга 2 аш кашыгы чөгендер согы, ярты лимон согы, 2 аш кашыгы изелгән кара җиләк кушып, көненә 2 тапкыр ач карынга эчәләр.

5 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.46 сәгать

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Яфрак сихәт бирә

Остеохондроз булганда, җәймәгә калын итеп яшь каен яфрагы түшиләр дә, шуңа төренеп, 1 сәгать яталар. 2-3 атна буе көн саен шулай дәваланалар, бу вакытта юкә чәчәге, сары мәтрүшкә төнәтмәләре эчү дә файдалы.

6 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.40 сәгатьтә калка, 19.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.42 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Кыяр маринадлау

Стерильләштерелгән банкаларга укроп чатыры, сарымсак салалар, юылган кыярларны тутыралар да, шаулап торган кайнар су коялар. 15 минуттан соң ул суны түгәләр, кыяр янына хуш исле борыч, канәфер һәм башка тәмләткечләр салалар да, 4 литр суга 1 стакан шикәр, ярты стакан тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә исәбеннән ясалган кайнар тозлык агызалар, тимер капкач белән ябып, банкаларның астын-өскә әйләндереп куялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X