Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 октябрь – 5 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.49 сәгатьтә калка, 15.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.23 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Миләш шикәрне киметә

Диабеттан интеккәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот эчү дә файдалы. 1 әр стакан кипкән миләш белән грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

31 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.18 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Холестерин артса

Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, нарат кайрысын каһвәтарткычта тарттырып, шул порошокны көн саен ярты чәй кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, кабат дәваланырга була. 1 стакан кефирга яртышар чәй кашыгы куркум (һинд зәгъфраны) һәм бал кушып эчү исә холестеринны да киметә, бавырны да дәвалый.

1 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,1.15 сәгатьтә калка, 15.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Гастриттан – бәрәңге

Гастрит интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен, 1 стакан бәрәңге согына 1 аш кашыгы бал салып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 10 көн, аннары 10 көн ял итеп, тагын дәваланырга була.

2 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.42 сәгатьтә калка, 15.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.10 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Шомырт шифасы

Иммунитетны ныгыту, салкын тиюдән саклану өчен, 50 г шомырт җимешен термостагы 1 литр кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый. Яисә 1 стакан суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт салып, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм эч киткәндә көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

3 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.12 сәгатьтә калка, 15.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

4 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.46 сәгатьтә калка, 15.57 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Артриттан – балчык

Тездә артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куя­лар, шуның өстенә балчыкны җәяләр, тагын марля белән каплыйлар, сөлге белән урап, ныгытып бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене кыздыра башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк.

5 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.24 сәгатьтә калка, 16.12 сәгатьтә бата. 00 сәгать 14 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.57 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Тозлы кәбестә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп, 1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар (кайберәүләр исә умаска киңәш итә). 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар: кәбес­тә, уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм кара борыч борчагы, кәбестә; аннары тагын кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач, зур тәлинкә каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев