Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 ноябрь -6 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.25 сәгатьтә калка, 18.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Салкын тигәндә

Салкын тиеп маташканда ук 1 бүлем сарымсак ашасаң, төнгелеккә үкчәгә йод сөртеп, коры горчица салынган йон оекбаш киеп ятсаң, 3 тамчы йод тамызып, ярты стакан су эчсәң, авырмый калу итималы зур. Яисә 1 стакан кайнар суга 1 әр аш кашыгы кура җиләге кайнатмасы, бал, лимон согы, 1 аспирин төймәсе салып болгаталар да, төнгелеккә эчеп яталар.

1 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.01 сәгатьтә калка, 19.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.28 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Магнитлы көндә

Магнит давыллары тәэсиреннән интеккән кешегә 1 аш кашыгы вакланган кандала үләнен (донник) 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Кандала үләне канны сыегайту үзлегенә ия.

2 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 20.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.25 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Фейхоа сихәте

Фейхоа йодка бай, шунлыктан аны калкансыман бизләрендә проблема булган кешеләргә, шулай ук киеренке акыл эшчәнлеге таләп ителгәндә куллану яхшы. Анда С витамины да цитрус җимешләрендәге кадәр. Бу җиләк кандагы зарарлы холестерин микъдарын киметә, атеросклероздан, стресстан саклый. Фейхоаны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк микъдарда шикәр йә бал кушалар, суыткычта саклыйлар. Кан басымын нормага китерү өчен, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар.

3 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 22.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин.

Истә тоту мөһим

Диабеттан интегүчеләргә атнасына 3 йомырка, көненә тавык йомыркасы зурлыгындагы 2 бәрәңге, 3 кисәк арыш икмәге, 1 аш кашыгы үсемлек мае ашарга ярый. Ашарга ярты сәгать кала 1 стакан кайнамаган су эчкәндә, ашказаны асты бизенең юллары чистара һәм инсулин бүленеп чыгу арта. Инсулин ачылганчы, табибләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә ач яки ярымач (бер генә төрле ризык, мәсәлән, гел солы боткасы гына ашап) торырга куша торган булган.

4 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.04 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.21 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләтүчене кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Ютәлдән – банан

Чистартып, кисәкләргә бүленгән бананны, бераз какао порошогы сибеп, блендерда издерәләр, 1 стакан кайнаган сөт кушып, тагын күпертеп алалар. 1 чәй кашыгы бал кушсаң, файдасы тагын да күбрәк була. Көненә бер тапкыр, йокларга ятар алдыннан, кайнар килеш эчәләр. Дәва курсы – 1 атна.

5 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.18 сәгатьтә калка, 23.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Кабак тынычландыра

Төнлә йокларга ятар алдыннан 1 стакан кабак согы эчү нерв системасын тынычландыра һәм йокыны яхшырта. Кабак согы кариесны кисәтү өчен дә яхшы чаралардан санала. Халык медицинасында кабак С гепатиты белән чирләгәннән соң тулысынча сихәтләнү өчен дә кулланыла – аны, пешереп, мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәк.

6 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.31 сәгатьтә калка, 0.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.17 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Файдалы кәнфит

1 әр стакан күрәгә һәм йөзем, 2 аш кашыгы солы ярмасы, 1 аш кашыгы төелгән чикләвек кирәк. Күрәгә һәм йөземне яхшылап юып, бераз кипшендергәч, коры табада бераз кыздырып алынган солы ярмасы белән бергә иттарткычтан чыгаралар, шарчыклар ясап, чикләвектә әвәлиләр, суыткычка куеп торалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев