Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 май-5 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 май (шимбә).Шәүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.01 сәгатьтә калка, 1.14 сәгатьтә бата. 2 нче нче фаза. Көн озынлыгы 17.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. 30, 31 майда кыяр чәчү уңышлы.

Бөтнекле серкә

Теш сызлаганда, мондый төнәтмә авыртуны баса. Кура җиләге һәм бөтнек яфракларын ваклап, берәр чеметем алып, чирек стакан алма серкәсенә салалар, 3 көн төнәткәч, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Мамыкны чылатып, сызлаган тешкә куялар яки авызны чайкыйлар.

31 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 1.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Алоэ сихәте

Эренле ангина, кариес, авыз куышлыгы ялкынсынуын алоэ дәвалый ала. 1 сантиметрдан артык булмаган алоэ яфрагын юып, кабыгыннан чистарталар, төнгелеккә яңак белән теш арасына кыстырып калдыралар. Ел буена шулай дәваланганда, микробларны үтерү сәләтенә ия алоэ аңкау бизләрендәге, теш тишекләрендәге, авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тышчасындагы бактерияләрне юкка чыгара.

1 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.56 сәгатьтә калка, 1.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 1-4 июньдә кәбестә, суган, укроп, әспе, шпинат, петрушка,борчак, берьеллык чәчәкләр чәчү, ирис, чалмабаш (пион), флоксларның тамырларын бүлү уңышлы.

2 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.26 сәгатьтә калка, 2.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Йөрәккә дәва

100 г инҗир, 1 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 8 аш кашыгы бал кушалар, яхшылап болгаталар, пыяла банкага салып, 3 көнгә суыткычка куялар. Аннары 1 атна буе иртән һәм кичен 1 әр чәй кашыгы, аннары 1 әр аш кашыгы кабалар. Катнашма беткәч, 1 ай ял итәләр, аннан соң тагын кабатларга була.

3 июнь (чәршәмбе).Шәүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.57 сәгатьтә калка, 2.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

4 июнь (пәнҗешәмбе).Шәүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Чәч коелса, нишләргә?

1 баш суганны чистартып, угычтан уалар, берничә катлы марляга салып, баш тиресенә сөртәләр, берничә сәгатьтән соң юалар. Башны ак каен яфрагы төнәтмәсе белән юу да файдалы. Шампунь белән юганнан соң, чәчне 2 чәй кашыгы лимон согы яки 2 аш кашыгы серкә кушылган 1 литр су белән чайкау яхшы. 2 аш кашыгы сырганак җимеше һәм яфрагын 2 стакан кайнар су салынган ябык савытта 2-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кич, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр.

5 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.57 сәгатьтә калка, 2.57 сәгатьтә бата. 22 сәгать 14 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. Бүген, Ай тулган көндә, күпьеллык суган чәчү яхшы.

Брауни

100 г шоколад (анда какао 70 проценттан ким булмаска тиеш), 200 г атланмай, 170 г шикәр оны (пудра), 100 г он, 1 чәй кашыгы камыркүперткеч, 3 йомырка, 50 г чикләвек кирәк. Шоколад белән майны эретәләр, он, пудра, камыркүперткеч өстәп, яхшылап болгаталар. Йомырка белән чикләвек өстәп, тагын болгаталар, формага агызып, 180 градуслы газ мичендә 20-25 минут пешерәләр. Мичтән алгач, өстенә тастымал каплап, кимендә 1 сәгать табасында суыталар. Туңдырма һәм эретелгән шоколад белән ашарга бигрәк тә тәмле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев