Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (30 март- 5 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

30 март (шимбә). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.39 сәгатьтә калка, 11.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.55 сәгать. 
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

 Банан сихәте (1)

100 г банан йомшагында 376 мг калий бар, шунлыктан ул ишемия, гипертониядән интегүчеләр өчен бик файдалы. Пиелонефрит, бөер ташы авыруы, үт куыгы дискинезиясе белән чирләгәндә, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч ярты банан ашарга кирәк. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастроэнтероколит булганда, өлгереп йомшарган бананны изеп, шуңа 1 аш кашыгы зәйтүн мае кушып болгаталар да, авыру көчәйгәндә һәр ике сәгать саен 1-2шәр аш кашыгы кабалар.

31 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.10 сәгатьтә калка, 12.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.00 сәгать. 

 Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Банан сихәте (2)

Тиз ярсыганда, неврастения белән чирләгәндә, көненә 3-4 тапкыр, ашаганнан соң, ярты яшел банан ашау файдалы. Артык ябык кеше бераз симерергә теләсә, көн саен 3 банан ашау булыша. Баш өянәге вакытында маңгайга һәм баш артына өлгергән банан кабыгын компресс итеп ябалар. Пешкән урынга өлгереп җитмәгән банан кабыгы куеп торалар. Банан кабыгы белән йомшагы арасындагы ак җепселләрне көненә 2-4 тапкыр сөялгә сөртәләр, төнгелеккә исә банан кабыгы бәйләп куялар. 

1 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.35 сәгатьтә калка, 13.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.06 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

 Банан сихәте (3)

Тамак ялкынсынганда, коры ютәл интектергәндә, 1 бананны иләк аша сытып чыгарып, 2 стакан кайнар суга салалар, болгатып, 10 минут буе икенче зуррак савыттагы суда кайнаталар, суыталар, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Бронхит булганда, өлгергән банан йомшагын изеп, 1 стакан кайнар суга салалар, 1 аш кашыгы шикәр өстиләр, кайнар килеш көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр.  Эч кипкәндә, иртән ач карынга бер банан ашыйлар. Шикәр авыруы белән чирләүчеләргә банан ашарга ярамый!

2 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.55 сәгатьтә калка, 14.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.10 сәгать. 

 Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

3 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.12 сәгатьтә калка, 15.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.15 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

4 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.27 сәгатьтә калка, 17.08 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.19 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Баш авыртканда

1 стакан җитен орлыгын 3 л кайнар суда 2 сәгать пешерәләр, суытып, көненә 2-3 тапкыр эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. Яшел (йә тозлы) кыярны уып, җебетелгән арыш (яки бодай) икмәге, әчегән сөт, балчык кушалар да, маңгайга 10 минутка компресс  куялар. Яисә мамык кисәген чөгендер йә суган согында чылатып, тампонны колакка тыгалар, баш авыртуы басылганчы тоталар.

5 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче  Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.42 сәгатьтә калка, 18.21 сәгатьтә бата. 12 сәгать 52 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.24 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләргә мөмкин. Төрле исләргә аллергия килеп чыгу куркынычы бар.

Бәйрәм салаты

100 г чистартылган, пешереп туңдырылган креветка, 1 авокадо, 1 кызыл татлы  борыч, каймак йә майонез, борыч, тоз, яшел тәмләткеч үләннәр кирәк. Креветкаларны 3-5 минутка кайнап торган суга салып алалар, дуршлагта саркытып, салкын су белән юдыралар, кипшендерәләр. Авокадо йомшагын һәм татлы борычны, шакмаклап турап, креветкага кушалар, тоз, борыч сибеп, майонез йә каймак салып болгаталар. Табынга туралган яшел үлән сибеп бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев