Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Яраткан ризык

Нинди дә булса ризыкны бик тә ашыйсы килә икән, организм җибәргән бу сигналны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Немец диетологлары фикеренчә, ниндидер бер ризыкка ихтыяҗ кайбер авырулар барлыгына ишарәли. Мәсәлән, даими рәвештә лимон ашыйсы килү теләге - үт куыгы һәм бавырның нормаль эшчәнлеге бозылу билгесе. Кәбестә яратучыларның, гадәттә, эчәклек, ә зәйтүн җимешенә битараф булмаганнарның калкансыман биз авыруларыннан интегүе ихтимал. Кальций җитмәгән кешенең гел туңдырма ашыйсы килә. Алмасыз тора алмаганнарның канында холестерин дәрәҗәсе югары була, бу исә кан тамырларында атеросклероз китереп чыгарырга мөмкин.

4 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Кан тамырларын киңәйтә

Уртача зурлыктагы сарымсакны чис­тартып, изәләр, пыяла банкага салып, өстенә 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае агызалар да, яхшылап болгатып, суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 атнадан дәвалана башларга була. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушып эчәләр. Дәва курсы - 1 ай, аннары 1 ай ял итәләр һәм курсны кабатлыйлар.

5 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.18 сәгатьтә калка, 16.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.21 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Очкылык тотса

Диафрагма янындагы эчке әгъзаларның ярсуы нәтиҗәсендә, күп ашаудан, коры ризыктан, кысып торган киемнән баш миенә сигнал китә, диафрагма кыскара һәм кешене очкылык тота башлый. Озакка сузылган очкылык тоту яки аның еш кабатлануы үпкә яман шеше, инфаркт, кан тамырлары чирләре барлыгын күрсәтергә мөмкин. Очкылыкны басу өчен 1 стакан суны вак кына йотымнар ясап эчәргә яки лимон телеме суырырга була. Кайвакытта тирән сулыш алып, һава йоту да булыша. Гиппократ исә төчкереп карарга киңәш итә. Тиз-тиз итеп нинди дә булса тизәйткечне берничә тапкыр кабатлау да очкылыкны басарга мөмкин.

6 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.33 сәгатьтә калка, 17.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәгә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Ютәлдән дәва

2 өлеш үги ана яфрагы, 1 әр өлеш мәтрүшкә белән ромашка чәчәген кушып, 2 аш кашыгы вакланган катнашманы термостагы ярты литр кайнар суга салалар, 5-6 сәгать төнәтеп, сөзәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, җылы килеш, яртышар стакан эчәләр.

7 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.52 сәгатьтә калка, 18.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Тамак авыртканда

Аңкау бизләре ялкынсынса, кабыгы белән йомырка пешереп, яулыкка төрәләр дә, 10 минут буе авырткан урынга куеп торалар. 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы сода салалар, 5 тамчы йод тамызалар, җылымса килеш әледән-әле тамакны чайкыйлар.

8 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.19 сәгатьтә калка, 19.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.


Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

9 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 20.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр дә, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев