Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (3-9 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

3 апрель (шимбә).  Шәгъбән  аеның  21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.20 сәгатьтә калка, 7.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.16 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Шифалы бәлзәм

Бөерне һәм йөрәкне ныгыта торган бәлзәм болай әзерләнә: 100 г кыр наратбашын 1 л суда сүрән утта яртылаш кимегәнче кайнаталар, сөзгәч, 250 г бал кушалар да, сулы савытка утыртып, ярты сәгать пешерәләр, күбеген җыеп торалар. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. 

4 апрель (якшәмбе).  Шәгъбән аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.31 сәгатьтә калка, 8.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.21 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Чыршы күркәсе

Организмнан артык тозны чыгару өчен, бер дәва курсына унбиш чыршы күркәсе кирәк. Кичтән бер күркәне термоска салып, өстенә 250 мл кайнар су коялар. Иртән ярты стакан төнәтмәне эчәләр, күркәсен ташлыйлар. Икенче көнне калган төнәтмәне эчеп бетерәләр. 1 ай шулай дәвалангач, 10 көн ял итәләр дә, тагын кабатлыйлар. 

5 апрель (дүшәмбе).  Шәгъбән  аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 3.22 сәгатьтә калка, 9.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.26 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кан басымын төшерү

Кан басымы югары күтәрелгәндә, аш алдыннан 1 чәй кашыгы укроп орлыгы ашап, артыннан су эчеп кую файдалы. Көннең икенче яртысында 20-30 тамчы сукыр кычыткан төнәтмәсе эчәргә була. Яисә 1 лимон һәм 2 әфлисунны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарып, 500г изелгән мүк җиләге, тәменчә бал яки шикәр кушалар да, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. 

6 апрель (сишәмбе).  Шәгъбән  аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 3.57 сәгатьтә калка, 11.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.30 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Колмак сихәте

Геморрой интектергәндә, 1 аш кашыгы кипкән колмак күркәсен 1 стакан суда 10 минут пешерәләр, суынгач, сөзеп, көн дәвамында вак йотымнар белән эчеп бетерәләр. 

7 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында,4.21 сәгатьтә калка, 12.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.35 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Баклажан дәвалый да

Атеросклероз, эч кибү, симерү, шикәр авыруын дәвалау өчен, киптереп төелгән баклажан кабыгын көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы кабалар, артыннан кайнаган җылы су эчәләр. 

8 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында,4.38 сәгатьтә калка, 13.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.39 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 8,9 апрельдә кыяр, баклажан, борыч, суган, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, берьеллык һәм күпьеллык, шулай ук суганчалы чәчәкләр чәчү уңышлы.

Сельдерей сызлауны баса

Буыннар сызлаганда, көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр чәй кашыгы сельдерей согы эчү файдалы. Яки 1 аш кашыгы уылган сельдерей тамырын 2 стакан кайнар суга салып, төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 1 аш кашыгы уылган тамырны 1 стакан салкын суда 4 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар. 

9 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай  Балыклар йолдызлыгында,4.51 сәгатьтә калка, 15.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.44 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Ябыктыра торган салат

3 әр бәйләм укроп һәм петрушка, 3 әр кишер, помидор һәм кыяр, 5 алма, берәр уч йөзем һәм күрәгә (яки кара җимеш), 3-5 бүлем сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 аш кашыгы үсемлек мае кушалар да, суыткычта саклыйлар. Ашыйсы килгән саен, әзрәген бүлеп алалар да, кефир кушып, тоз сибеп, кара икмәк белән ашыйлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев