Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 декабрь – 4 гыйнвар)

29 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 11.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Ютәлдән – каз мае

Бер баш суганны угычтан уып, каз маена кушалар. Йокларга ятар алдыннан шушы катнашманы күкрәк читлегенә һәм муенга ышкып, җылы яулык урап яталар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы суганлы каз маен кабалар.

30 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.17 сәгатьтә калка, 12.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Сырганак дәвалый

Тамак бакасы (ангина) интектерсә, 1 чәй кашыгы сырганак маен ярты литр җылы суда эретеп, 1,5-2 сәгать саен шундый ярты стакан эремә белән тамакны чайкыйлар. Шул ук сырганаклы суга берничә кат бөкләнгән марляны манып алып, муенга куялар, полиэтилен, аннары җылы шарф белән урыйлар. Мондый компрессны көненә 1-2 тапкыр 2-3 сәгатькә куялар.

31 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.36 сәгатьтә калка, 12.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Кәбестә чәе

Кәбестәне эре итеп турап, эмальләнгән кәстрүлгә тутыралар, өстенә кайнар су агызалар. Капкачын томалап, бераз төнәткәннән соң, кайнар килеш көненә берничә тапкыр эчәләр. Мондый чәй – ютәлдән иң шәп дәваларның берсе.

1 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.53 сәгатьтә калка, 12.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Тамырлар киңәйгәндә

2 аш кашыгы чүп үләне – борыч кырлачын (горец перечный) ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Болай дәваланганда, аяктагы кан тамырларындагы шешләр һәм геморрой бер атнада юкка чыга.

2 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.08 сәгатьтә калка, 13.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Радикулиттан – тоз

100 г тозны 1 л кайнар суда эретәләр, сигезгә бөкләнгән марляны шушы тозлы эремәгә манып алып, авырткан урынга куялар, компресс ясагандагыдай җылы итеп урап, 8 сәгать тоталар. 10 көн буе шулай дәваланганда, бил авыртуы бетә.

3 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.21 сәгатьтә калка, 13.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Тәмле дару

Бавыр авыртканда, мондый сихәтле кайнатма хәлне җиңеләйтә. 2 алманы турап, 1 л суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, җылы килеш, көненә 2-3 стакан эчәләр.

4 гыйнвар (җомга). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.28 сәгатьтә калка, 14.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Чикләвекле нуга

50 г чистартылган әстерхан чикләвеге, 100 г ак шоколад, 60 г атланмай, 25 г вак цукат шакмаклары, 1 аш кашыгы йөзем кирәк. Май белән шоколадны кайнар сулы савыт өстендә эретәләр. Йөземне 10 минутка кайнар суга салып торалар, аннары кипшендерәләр. Чикләвекне вак­лыйлар. Шоколадлы майга йөзем, цукат, чикләвек салып, болгаталар, 2 сәгатькә суыткычка куялар. Аннан соң пленка өстенә бушатып, түгәрәкләп төрәләр, 1 сәгатькә суыту камерасына тыгалар. Табынга куйганда, пленкасыннан алып, матурлап кисәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X