Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 ноябрь – 4 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.46 сәгатьтә калка, 5.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Сарымсаклы җиләк

Буыннар сызлаганда, 1 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Икенче көнне шуңа 1 кг бал кушалар, әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару беткәнче шулай дәваланалар. Аннары тагын ясыйлар. Болай дәваланганда, суны күбрәк эчәргә кирәк. Буыннар шыгырдый башлагач, балык мае да эчәләр (инструкциясе буенча). 2-3 курс шулай дәвалангач, 1 ел ял итәләр.

29 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,15.01 сәгатьтә калка, 6.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Гөлҗимеш шифасы

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

30 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.22 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 12 сәгать 31 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.29 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Холестеринны киметү

Кич ярты стакан фасоль яки борчакны суга салып калдыралар. Иртән суын түгеп, яңасын салалар, бер чеметем чәй содасы кушалар, пешереп, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 3 атна. Әгәр көненә 100 грамм фасоль ашасаң, бу вакыт эчендә холестерин микъдары 10 процентка кими. Яисә юкә чәчәген каһвәтарткычта тарттыралар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Юкә чәчәге холестерин микъдарын киметеп кенә калмый, организмнан шлакларны да чыгара, ябыктыра да.

1 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.50 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.26 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

2 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.29 сәгатьтә калка, 9.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.24 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Дүләнә сихәте

Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.

3 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.23 сәгатьтә калка, 10.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.21 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Теш сызлаганда

1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, суынгач, авызны чайкыйлар. Яки баш һәм имән бармаклар арасындагы ноктага 2 минут буе каты итеп басып торырга кирәк. Чәй төргәкчеген җылы суда чылатып, сызлаган тешкә куеп тору да булыша.

4 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,18.30 сәгатьтә калка, 11.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Тәмле күмәч

1 стакан җылы сөткә 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр, 6-7 аш кашыгы он салып, болгаталар, күпереп менгәч, 2 йомырка, бер уч шикәр, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 г йомшартылган атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, 3 стакан он кушып, камыр басалар, кабарталар, өстенә йомырка туглап сөртәләр, штрейзель (атланмай, шикәр, оннан умач) сибәләр һәм газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X