Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 26 май -1 июнь

26 май (шимбә). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.05 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Тузганак “балы”

Подагра, остеохондроздан тузганак дәвалый ала. 350 данә тузганак чәчәген 1 литр салкын суга салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Сөзеп, 1 кг шикәр кушалар, кайнатып чыгарып, тагын 1 сәгать пешерәләр. 15 минут кала ширбәткә 1 лимон согы яки кабыгы белән уылган лимон кушалар. Көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Тузганак “балын” 16 яшькә кадәрге кызларга, 19 яшькә кадәрге егет-малайларга бирергә ярамый, чөнки ул формалашып килә торган сөяк тукымасын җимерергә мөмкин.

27 май (якшәмбе). Рамазан аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 17.19 сәгатьтә калка, 2.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

28 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.32 сәгатьтә калка, 3.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Каен сихәте

Ашказаны согының кислоталылыгын киметү өчен, яшь каен һәм бөтнек яфрак­лары кирәк. 200 әр грамм каен яфрагы һәм бөтнекне вак кына турап, кушалар, шуның 2 аш кашыгын 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

29 май (сишәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 3.38 сәгатьтә бата. 18 сәгать 21 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы. 

Томаудан - тоз һәм сабын

Бу ысул томау­дан ике көндә коткара. 1 чәй кашыгы тозны 1 стакан җылы суда эретеп, борынны шуның белән әледән-әле юдыралар. Булышмаса, тома балавыз (прополис), эвкалипт яки тырнак гөл (календула) төнәтмәләре (1 стакан суга ярты чәй кашыгы) өстәргә була. Яисә өчтән бер чәй кашыгы сыек балга 1 аш кашыгы кайнаган су һәм чөгендер согы кушып, һәр борын тишегенә, җылы килеш, 2 сәгать саен 3 әр тамчы тамызалар. Йә булмаса, кер сабынын күбекләнгәнче күпертеп, мамыклы таякчык белән борын эченә сөртәләр, яндырса да, түзәргә кирәк. Көненә 4-5 тапкыр кабатлыйлар. Яки 7 тамчы тырнак гөл төнәтмәсен 1 аш кашыгы суга кушып, тамызлар. Тигез микъдарда алынган үсемлек мае һәм яңа сыгылган кишер согын кушып, берничә тамчы сарымсак согы өстиләр, көненә 3-5 тапкыр һәр борын тишегенә 5 әр тамчы тамызалар.

30 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.45 сәгатьтә калка, 4.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Лимонлы кабак

1 кг кабак белән 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар, пыяла савытта караңгы урында сак­лыйлар. Гипертония, диабет булганда, нервлар какшаганда, ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабалар. 

31 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.42 сәгатьтә калка, 4.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

1 июнь (җомга). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.31 сәгатьтә калка, 5.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.


Алмалы-грушалы татлы бәлеш

1 банка куертылган сөт, 3 йомырка, 1 стакан он, 2 алма, 1 груша, 1 чәй кашыгы атланмай, 1 аш кашыгы манный кирәк. Куертылган сөт, йомырка һәм оннан камыр туглыйлар. Алма һәм грушаны телемләп турыйлар. Табаны майлап, манный сибәләр, алма белән груша телемнәрен тезәләр, өстенә камыр агызалар, газ мичендә уртача утта әзер булганчы пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев