Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 февраль-4 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,4.55 сәгатьтә калка, 10.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.29 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Грипптан лимон саклый

Гриппны кисәтү өчен, 2 лимонның төшләрен алып, кабыгы белән вак угычтан уалар, издерелгән 1 баш сарымсак, 1 л кайнар су кушып, көн буе төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. 

27 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,5.51 сәгатьтә калка, 12.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.34 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

С витамины кирәк

Ай кими барган көннәрдә энергия актив тотыла, димәк, дәрт өстәр өчен С витаминына бай ризыклар - киви, брокколи, татлы борыч, гөлҗимеш, цитрус җимешләре ашау файдалы. С витаминына ярдәмчеләр - биофлавоноидлар да кирәк, әлеге матдәләр яшел чәй, алма, суган, помидорда күп.

28 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,6.27 сәгатьтә калка, 13.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.38 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

1 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,6.10 сәгатьтә калка, 15.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.42 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Сарымсак мае

1 баш сарымсакны чистартып, уып, согын чыгаралар, шуңа 1 стакан чис­тартылмаган көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы 1-3 ай. Сарымсак мае баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.

2 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә калка, 16.38 сәгатьтә бата. 20 сәгать 34 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.47 сәгать

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. 

Йөрәккә дәва 

100 г инҗир, 1 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 8 аш кашыгы бал кушалар, яхшылап болгаталар, пыяла банкага салып, 3 көнгә суыткычка куялар. Аннары 1 атна буе иртән һәм кичен 1 әр чәй кашыгы, аннары 1 әр аш кашыгы кабалар. Катнашма беткәч, 1 ай ял итәләр, аннан соң тагын кабатларга була. 

3 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,7.18 сәгатьтә калка, 18.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.51 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Аяк тиресе ярылганда

250 г вакланган имән кайрысын 3-4 л суда 30 минут кайнаталар, шулкадәр үк су кушып, аякларны тыгып утыралар, яки компресс куялар. 30 г каз үләнен (лапчатка) ярты литр суда пешереп, яки 50 г вакланган үләнне 1 стакан зәйтүн маенда 20 көн буе төнәтеп, аяктагы ярыкларга сөртәләр. Яисә тырнак гөл төнәтмәсе белән дәваланалар. 

4 март (җомга). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,7.27 сәгатьтә калка, 19.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.56 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Итле салат

Ярты килограмм яхшы сыйфатлы сыер итен аз гына тоз салынган суда дәфнә яфрагы, суган, кара борыч белән бергә 1 сәгать пешерәләр, суытып, саламлап турыйлар. Ике-өч зур суганны боҗралап турыйлар. Маринад әзерлиләр: 50 миллилитр кайнатып суытылган су, 2 аш кашыгы шикәр, 1,5 чәй кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шәраб серкәсе, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 5 аш кашыгы чистартылган көнбагыш маен кушып болгаталар. Зур тирән савытка бер катлам ит тезәләр, аннары – суган катламын җәяләр, маринад салалар, аннары шулай катлам-катлам тутырып бетергәч, 8 сәгать маринадланыр­га калдыралар. Табынга куйганда, яшел тәмләткеч үләннәр, анар төшләре белән бизиләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев