Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25 июнь – 1 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.47 сәгатьтә калка,17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Сырганак дәвалый

Тамак бакасы (ангина) интектерсә, 1 чәй кашыгы сырганак маен ярты литр җылы суда эретеп, 1,5-2 сәгать саен шундый ярты стакан эремә белән тамакны чайкыйлар. Шул ук сырганаклы суга берничә кат бөкләнгән марляны манып алып, муенга куялар, полиэтилен, аннары җылы шарф белән урыйлар. Мондый компрессны көненә 1-2 тапкыр 2-3 сәгатькә куялар.

26 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,1.01 сәгатьтә калка, 18.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Яраткан ризык

Нинди дә булса ризыкны бик тә ашыйсы килә икән, организм җибәргән бу сигналны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Немец диетологлары фикеренчә, ниндидер бер ризыкка ихтыяҗ кайбер авырулар барлыгына ишарәли. Мәсәлән, даими рәвештә лимон ашыйсы килү теләге - үт куыгы һәм бавырның нормаль эшчәнлеге бозылу билгесе. Кәбестә яратучыларның, гадәттә, эчәклек, ә зәйтүн җимешенә битараф булмаганнарның калкансыман биз авыруларыннан интегүе ихтимал. Кальций җитмәгән кешенең гел туңдырма ашыйсы килә. Алмасыз тора алмаганнарның канында холестерин дәрәҗәсе югары була, бу исә кан тамырларында атеросклероз китереп чыгарырга мөмкин.

27 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.20 сәгатьтә калка, 19.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Кәбестә чәе

Кәбестәне эре итеп турап, эмальләнгән кәстрүлгә тутыралар, өстенә кайнар су агызалар. Капкачын томалап, бераз төнәткәннән соң, кайнар килеш көненә берничә тапкыр эчәләр. Мондый чәй – ютәлдән иң шәп дәваларның берсе.

28 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.48 сәгатьтә калка,20.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Тамырлар киңәйгәндә

2 аш кашыгы чүп үләне – борыч кырлачын (горец перечный) ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Болай дәваланганда, аяктагы кан тамырларындагы шешләр һәм геморрой бер атнада юкка чыга. 

29 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.28 сәгатьтә калка, 21.29 сәгатьтә бата.  5 сәгать 52 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.30 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Радикулиттан – тоз

100 г тозны 1 литр кайнар суда эретәләр, сигезгә бөкләнгән марляны шушы тозлы эремәгә манып алып, авырткан урынга куялар, компресс ясагандагыдай җылы итеп урап, 8 сәгать тоталар. 10 көн буе шулай дәваланганда, бил авыртуы бетә.

30 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.24 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

1 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.32 сәгатьтә калка, 22.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Ширбәт

100 мл сөт, 150 г атланмай, 400 г шикәр, 200 г кыздырылмаган арахис, 100 г какао порошогы һәм 200 г коры сөт кирәк. Арахисны газ мичендә җиңелчә генә киптереп алып, кабыгыннан чистарталар. Сөт, шикәр һәм майны сүрән утта куерганчы пешерәләр, шуңа коры сөт һәм какао порошогы, чикләвекне салып болгаталар да, формага салып, суыталар. Силикон форма булса бик яхшы, башка форма булса, аңа башта полиэтилен пленка җәяргә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X