Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 май (шимбә). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.44 сәгатьтә калка, 9.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь. 26, 27, 28, 31 майда кыяр, баклажан, татлы һәм ачы борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кишер, торма, редис, кәбестә, бәрәңге, чәчәкләр чәчәргә һәм утыртырга ярый.

Имгәнгән урынны дәвалау

Егылып, бәрелеп, имгәнгәндә, авырт­кан урынга мондый компресс кую килешә. 1 стакан суга 2 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, 70 градуска кадәр суыталар да, тукыманы шунда чылатып, имгәнгән урынга бәйлиләр. Бәрелгән җир күгәреп чыкса, берничә көн рәттән сырганак мае сөртү файдалы. Көненә 3 тапкыр касторка мае сөртү дә яхшы. Яшел чәйне 10 минут кайнатып, шуның белән компресс кую да булыша. Сеңерләр тартылганда, суганны ваклап турап, шикәр кушалар, шушы катнашманы калын итеп авырткан урынга ябалар һәм бәйлиләр.

26 май (якшәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.07 сәгатьтә калка, 10.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Бавыр авыртканда

Беренче карашка бик гади тоелса да, бу рецепт бик нәтиҗәле. 1 кг суганны чистартып, иттарткычтан чыгаралар, 2 стакан шикәр кушып, балчык чүлмәккә салалар һәм, саргаеп бал төсенә кергәнче, җылы газ  мичендә пешерәләр. Суыткычта саклыйлар. Ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2-3 ай.

27 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.26 сәгатьтә калка, 11.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Лимон сихәте

Уртлар канаганда, аларга көн саен лимон телеме белән массаж ясау файдалы, бу ялкынсынган уртны ныгыта. Баш авыртканда, 1 чынаяк чәй яки каһвәгә 1 телем лимон яки 1 лимон согы салып эчәләр - авырту бик тиз басыла. Ашказаны һәм ашказаны асты бизе авыруларыннан интегүчеләргә лимон ашарга ярамый.

28 май (сишәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.43 сәгатьтә калка, 12.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Шикәрне киметү

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, көн саен ашар алдыннан 1 әр чәй кашыгы мондый катнашма кабу файдалы: 300 әр грамм петрушка белән сарымсак, 100 грамм лимон кабыгын иттарткычтан чыгарып, 2 атна буе салкынча караңгы урында төнәтәләр һәм суыткычта саклыйлар.

29 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 13.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.01 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

30 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.12 сәгатьтә калка, 14.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.03 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Бәрәңге булыша

Муен остеохондрозыннан интеккәндә, бәрәңгедән компресс куярга була. Уртача зурлыктагы чи бәрәңгене вак угычтан уып, шулкадәр үк бал кушалар, муенга компресс итеп куеп, 1-2 сәгать ятып торалар. Болай көннең икенче яртысында дәвалану нәтиҗәлерәк.

31 май (җомга). Рамазан аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.26 сәгатьтә калка, 16.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Баллы печенье

250 г эретелгән бал, 1 йомырка, 1 лимон цедрасы, яртышар чәй кашыгы ванилин һәм дарчин, 300 г он, 100 г төелгән әстерхан яки урман чикләвеге кирәк. Чикләвектән кала бөтен нәрсәне кушып, камыр басалар, 1 см калынлыкта җәяләр, төрле формада кисәләр. Майлы табага тезәләр. Шикәр ширбәте белән майлап, төелгән чикләвек сибәләр дә, газ мичендә уртача температурада пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X