Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25-31 август) 

25 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.48 сәгатьтә калка, 2.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Магний йөрәкне саклый

Магний җитмәгәндә, кан басымы күтәрелә. Кальций һәм магний, кан тамырларының даими кысылу һәм киңәюен тәэмин итеп, йөрәк-кан тамырлары сис­темасының яхшы эшләве сагында тора. Магний бөердә таш ясалуны да кисәтә. Шикәр чире белән интегүчеләргә магний аеруча файдалы, ул үт бүленеп чыгуны һәм организмнан холестерин чыгаруны җайга сала. Нервларны тынычландыра, ярсуны киметә, авыртуны баса торган магний чикләвектә, балда, диңгез ризык­ларында, солы һәм карабодай ярмаларында күп.

26 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 4.01 сәгатьтә бата. 5 сәгать 57 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 14.18 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Киви ашарга кирәк

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, көн саен 2-3 данә киви ашау файдалы. Бу җимеш канның оешучанлыгын киметә һәм кан тамырларында тромб барлыкка килүдән саклый.

27 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.29 сәгатьтә калка, 5.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.13 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Күбрәк яшелчә ашау файдалы.

28 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.47 сәгатьтә калка, 6.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.09 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Алма кесәле

Анемия (азканлылык) булганда, алма кесәле эчү файдалы. 4-5 алма, 1 стакан шикәр, 3 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, әз генә лимон кислотасы, 6,5 стакан су кирәк. Алманы телемнәргә турап, кайнар суда 15-25 минут пешерәләр, иләк аша сөзәләр. Пешкән алманы изеп, лимон кислотасы һәм шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Суда эретелгән крахмал кушып, тиз генә болгаталар, кайнатып чыгаралар да, стаканнарга бүлеп суыталар.

29 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.04 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.04 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

30 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.21 сәгатьтә калка, 8.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.00 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Баллы балан

Йөрәк авыртканда, болай дәвалану килешә. 3 литрлы банкага 3 стакан балан җиләге салып, өстенә 2 литр бик кайнар су агызалар, пластмасса капкач белән каплап, җылы тукымага төрәләр һәм караңгы урында 6 сәгать төнәтәләр. Аннары пыяла савытка сөзәләр, җиләкләрен дә иләк аша издереп чыгарып, агач кашык белән болгаталар. Ярты литр бал кушып, суыткычта саклыйлар. Ай буена көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, өчтән берешәр стакан эчәләр. 10ар көн ял итеп, 3 курс эчәргә кирәк.

31 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.40 сәгатьтә калка, 10.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр дә, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев