Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.53 сәгатьтә калка, 22.42 сәгатьтә бата.2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.47 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрге балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

25 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.14 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.43 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Иммунитетны ныгыту

200 әр г күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 г төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый), 2 шәр аш кашыгы кабалар.

26 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,15.29 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.39 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тартуны ташлап була

1 аш кашыгы вакланган бүре тырнагы (змеевик, горец змеиный) үләне тамырын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 2-3 минут кайнаталар, 40-50 минут төнәткәч, сөзәләр. Тәмәке тартасы килгән саен, шул сыгынты белән авызны чайкыйлар. Яки иртән, тәмәке тартасы килүгә үк, 1 аш кашыгы бал кабалар, 10 минуттан соң 1 стакан кайнар сөт яки солы төнәтмәсе эчәләр. Көн дәвамында берничә тапкыр кабатлыйлар.

27 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,15.42 сәгатьтә калка, 1.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.34 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Сихәтле төнәтмә

Гипертония һәм аритмиядән интеккәндә, болай дәвалану файдалы. Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтә, йөрәк ритмын нормальләштерә, кәефне күтәрә, нервларны тынычландыра. Стериль банкага 1 кг гөлҗимеш салып, агач тукмак белән бераз изәләр, 1 аш кашыгы шикәр сибәләр. Аннары 1 кг кызыл дүләнә һәм 1 стакан шикәр, аннары 1 кг өлгергән балан һәм 1 аш кашыгы шикәр салалар. 1,5 литр аракы белән күмеп, караңгы урында 2 атна төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы эчәләр.

28 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,15.53 сәгатьтә калка, 2.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.30 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

29 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 3.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.26 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Тавыш бетсә

Кәстрүлдә 1 стакан суны кайнатып, шуңа ярты стакан сырганак җиләге салалар, 20 минут пешерәләр, марля аша сөзәләр, 2 аш кашыгы юкә балы һәм 1 аш кашыгы коньяк кушалар, 1 сәгать төнәтәләр. Һәр сәгать саен 1 әр чәй кашыгы кабалар.

30 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.13 сәгатьтә калка, 4.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.21сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Бәрәңге кабартмасы

1 кг бәрәңге, 2 йомырка, 2 аш кашыгы сары май, тоз, борыч кирәк. Пешкән бәрәңгене җылы килеш угычтан уалар, тоз, борыч, йомырка сарысы, сары май кушып болгаталар, аннары күпертелгән йомырка агын кушалар. Массаны кондитер капчыгына яки полиэтилен пакетка салып, майланган табага түгәрәк яки озынча формада сытып чыгаралар, газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев