Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.22 сәгатьтә калка, 10.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Массаж ясату, ач тору файдалы. 

Алма кесәле

Анемия (азканлылык) булганда, алма кесәле эчү файдалы. 4-5 алма, 1 стакан шикәр, 3 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, әз генә лимон кислотасы, 6,5 стакан су кирәк. Алманы телемнәргә турап, кайнар суда 15-25 минут пешерәләр, иләк аша сөзәләр. Пешкән алманы изеп, лимон кислотасы һәм шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Суда эретелгән крахмал кушып, тиз генә болгаталар, кайнатып чыгаралар да, стаканнарга бүлеп суыталар.

24 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.44 сәгатьтә калка, 11.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Эчәклекне чистарту 

Чөгендерне юып, вак угычтан уалар, согын сыгып алалар (аны суыткычта тотып, йокларга ятар алдыннан бераз тоз кушып эчәргә була). Калган түптән фасоль кадәр шарчыклар әвәлиләр дә, шуларның дүрт-биш данәсен, ашарга ярты сәгать кала, чәйнәмичә йоталар (калганнары суыткычта 5 көн бозылмый саклана ала). Чөгендер пектиннары эчәклектәге агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм алып чыгып китә. Пектин шулай ук алма һәм кабакта да күп, алар белән дә шулай дәваланып була.

25 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 18.15 сәгатьтә калка, 12.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.45 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Гаиләгә игътибарны арттыру зарур. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв сис­темасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Киви ашарга кирәк

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, көн саен 1-2 данә киви ашау файдалы. Бу җимеш канның оешучанлыгын киметә һәм кан тамырларында тромб барлыкка килүдән саклый.

26 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне.21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,18.58 сәгатьтә калка, 13.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.41 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Баллы балан

Йөрәк авыртканда, болай дәвалану килешә. 3 литрлы банкага 3 стакан балан җиләге салып, өстенә 2 литр кайнар су агызалар, капкач белән каплап, җылы тукымага төрәләр һәм караңгы урында 6 сәгать төнәтәләр. Аннары пыяла савытка сөзәләр, җиләкләрен дә иләк аша издереп чыгарып, агач кашык белән болгаталар. Ярты литр бал кушып, суыткычта саклыйлар. Ай буена көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, өчтән берешәр стакан эчәләр. 10ар көн ял итеп, 3 курс эчәргә кирәк.

27 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.56 сәгатьтә калка, 14.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.35 сәгать. 

 Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Магний йөрәкне саклый

Магний җитмәгәндә, кан басымы күтәрелә. Кальций һәм магний, кан тамырларының даими кысылу һәм киңәюен тәэмин итеп, йөрәк-кан тамырлары системасының яхшы эшләве сагында тора. Магний бөердә таш ясалуны да кисәтә. Шикәр чире белән интегүчеләргә магний аеруча файдалы, ул үт бүленүне һәм организмнан холестерин чыгаруны җайга сала. Нервларны тынычландыра, ярсуны киметә, авыртуны баса торган магний чикләвектә, балда, диңгез ризыкларында, солы һәм карабодай ярмаларында күп.

28 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.07 сәгатьтә калка, 14.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Мәтрүшкә мае

Кечкенә шешәнең чирегенә кадәр киптерелгән сары мәтрүшкә чәчәге салып, көнбагыш мае белән тутыралар. Капкачын ябып, 1 ай буе суыткычның аскы киштәсендә тоталар. Аннан соң ярылган кулларга көн саен сөртәләр.

29 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.26 сәгатьтә калка, 15.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.27 сәгать. 

 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Алма боҗралары

4 алманың үзәген алып, боҗралап турыйлар. 2 аш кашыгы сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр һәм 4 аш кашыгы он салып, сыек камыр туглыйлар. Алма боҗраларын шуңа манып алып, үсемлек маенда кыздыралар. Табынга шикәр оны сибеп бирәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев