Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 май (шимбә). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.54 сәгатьтә калка, 20.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.46 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Эчәклекне чистарту (1)

Болай ял көне иртәнге яктан дәвалана башлау яхшы. Ярты литр минераль су һәм 1,5 чәй кашыгы ксилит кирәк булачак. 200 грамм минераль суны 36 градуска кадәр җылыталар, шуңа бөтен ксилитны кушалар һәм эчеп куялар. Аннары 20 минут буе хәрәкәтләнергә, йөрергә кирәк. Аннан соң тагын 200 грамм җылытылган су эчәләр дә, тагын 20 минут буе йөриләр. Аннары калган 100 грамм суны җылытып эчәләр, шуннан соң инде бәдрәфтән ерак китмәскә кирәк.

24 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.21 сәгатьтә калка, 21.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.49 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Эчәклекне чистарту (2)

100 әр грамм кара җимеш, күрәгә, йөзем һәм кычытканны иттарткычтан чыгаралар, 100 грамм бал, 100 миллилитр зәйтүн мае кушып, яхшылап болгаталар, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кичке аштан соң 3 сәгать үткәч, 2-3 аш кашыгы кабалар, артыннан 300 миллилитр җылы су эчәләр. Иртәнге сәгать 7 дә һәм 10 да әлеге чараның организмга тәэсире сизелә. Дәва курсы - 1 ай. Тагын бер курсны ярты елдан соң үткәрергә була.

25 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.58 сәгатьтә калка, 23.00 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 25, 26 майда кыяр, баклажан, тат­лы борыч, суган, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, чәчәкләр чәчү-утырту уңышлы.

Эчәклекне чистарту (3)

Чөгендерне юып, вак угычтан уалар, согын сыгып алалар (аны суыткычта тотып, йокларга ятар алдыннан бераз тоз кушып эчәргә була). Калган түптән фасоль кадәр шарчыклар әвәлиләр дә, шуларның дүрт-биш данәсен, ашарга ярты сәгать кала, чәйнәмичә йоталар (калганнары суыткычта 5 көн бозылмый саклана ала). Чөгендер пектиннары эчәклектәге агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм алып чыгып китә. Пектин шулай ук алма һәм кабакта да күп, алар белән дә шулай дәваланып була.

26 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.49 сәгатьтә калка, 23.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.55 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

27 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.54 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

28 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.11сәгатьтә калка, 0.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.01сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Аспиринлы йод

Буыннар сызлаганда, болай дәвалану булыша. Кечкенә шешәдәге 10 миллилитр йодка 5 таблетка аспирин кушып болгаталар. Аспирин эрегәч, йод төссезләнә. Шуны сызлаган буыннарга сөртеп, төнгелеккә аякка - йон оекбаш, кулга - бияләй киеп йокларга яталар.

29 май (җомга). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.34 сәгатьтә калка, 0.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.03 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Төче камырдан круассан

100 г йомшарган атланмайны ярты стакан шикәр белән яхшылап уалар, 1 йомырка, 50 г кибет каймагы (яки авыл катыгы), бер чеметем тоз салып болгаталар. Аерым савытта 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыркүперткеч, ванилинны кушып болгаталар, ике савытны берләштереп, йомшак, кулга ябышмый торган камыр басалар. Икегә бүлеп, 15 минут ял иттерәләр, аннары ике җәемне дә сигезешәр өчпочмак ясап кисәләр, өстенә шикәр сибеп яки күрәгә, йөзем, корт, алма яисә шоколад кыстырып, киң ягыннан тар ягына таба кыеклап төрәләр. 180 градуслы газ мичендә 10-15 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев