Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 июль)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.24 сәгатьтә калка, 17.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Хлорның да файдасы бар

Хлорлы махсус матдәләр организмдагы артык майларны тарката. Хлор ашказаны согының төп өлеше булган тоз кислотасы ясалуда катнаша, су-тоз алмашын җайга сала, сөяк тукымасы барлыкка килүгә һәм аның үсүенә булыша. Бөерләрнең бәвелчә бүлеп чыгаруын контрольдә тота, җенес һәм үзәк нерв системаларының эшен җайга сала. Өлкән кеше организмына көненә 7 грамм хлор кирәк. Ул баклажан, чөгендер, редис, салат, помидор, яшел борчак, сыер һәм тавык ите, диңгез балыгы, сөт, кефир, сыр, солы һәм дөге ярмасы, хөрмә, йөзем, йомырка, тоз, икмәктә күп.

24 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,23.49 сәгатьтә калка, 18.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә – канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклый.

25 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

26 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне.27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.26 сәгатьтә калка, 19.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Бал иммунитетны ныгыта

Балда кеше канындагы 24 элементның 22 се бар, шунлыктан ул организм өчен иң файдалы ризыклардан берсе санала. Андагы фолий кислотасы һәм B, E,C,K,A витаминнары иммунитетны ныгыта, әмма флавоноидларның файдасы тагын да күбрәк – алар кергән вирусларны җиңә һәм, иммун системага ярдәм итеп, сихәтләнүне тизләтә. Салкын тиюдән саклану өчен, көненә берничә тапкыр бал кабып чәй эчү җитә. Иммунитетны әкренләп ныгыту өчен, баллы су эчәргә киңәш итәләр. 1 стакан салкынча чиста суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм иртәнге ашка чирек сәгать кала эчәргә кирәк. 30 процентлы бал эремәсе барлыкка килә, аның составы кан плазмасына бик охшаганга, файдалы компонентлары тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә. Балга дарчин кушып ашау да иммунитетны ныгыта. 

27 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,1.17 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.21 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

28 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.22 сәгатьтә калка, 20.33 сәгатьтә бата. 20 сәгать 54 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.18 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасы әгъзаларын саклау мөһим, аякны, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә, йөрәккә операция ясатырга ярамый. Парда пешерелгән ит һәм балык, яшелчә ашау файдалы.

29 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.14 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 

Кыяр маринадлау

Стерильләштерелгән банкаларга укроп чатыры, сарымсак салалар, юылган кыярларны тутыралар да, шаулап торган кайнар су коялар. 15 минуттан соң ул суны түгәләр, кыяр янына хуш исле борыч, канәфер һәм башка тәмләткечләр салалар да, 4 л суга 1 стакан шикәр, ярты стакан тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә исәбеннән ясалган кайнар тозлык агызалар, тимер капкач белән ябып, банкаларның астын-өскә әйләндереп куялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев