Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (23-29 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

23 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.28 сәгатьтә калка, 4.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Файдалы желе

Балан җиләкләрен яхшылап юып, агач тукмак белән изәләр, эре иләк аша сыттырып чыгаралар да, барлыкка килгән 1 стакан сокка 2 стакан шикәр кушып, яхшылап болгаталар, чиста банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Мондый желе салкын тиюдән саклый, кан басымын төшерә, йөрәк авыртуын баса.

24 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.50 сәгатьтә калка, 5.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.10 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Сөт сихәте

Каты ютәлне сөт яхшы дәвалый. Ярты стакан кайнар сөткә шулкадәр үк селтеле минераль су (“Боржоми”) кушып, яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал салып эчәләр. Сабыйларга исә җылы сөткә инжир салып бирәләр. Яисә 2 суганны вак кына турап, 1 стакан сөттә пешерәләр, 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Һәр 3 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. 5 баш суган, 3-4 бүлем сарымсакны вак кына турап, ярты литр сөттә йомшарганчы пешерәләр, аннары бал һәм бөтнек төнәтмәсе кушып, һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар.

25 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.20 сәгатьтә калка, 6.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

26 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.04 сәгатьтә калка, 7.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Балан дәвалый

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1-2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 2-3 әр аш кашыгы эчәләр. Ашказаны эшләмәгәндә, 1 аш кашыгы балан төшен кечкенә кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга салып, аны кайнап торган сулы зуррак кәстрүлгә утырталар, ярты сәгать төнәтәләр, суынгач, сөзәләр, иртән һәм кич, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Эч кипкәндә, һәр көн иртән 20-30 балан җиләген бал белән ашау файдалы. Яисә киптерелгән балан төшен тарттырып, шуның 1 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр дә, көненә 1-2 тапкыр бал яки шикәр белән эчәләр.

27 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,14.02 сәгатьтә калка, 8.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.21 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

28 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.16 сәгатьтә калка, 8.35 сәгатьтә бата. 22 сәгать 16 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.25 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Ютәл интектерсә

1-2 бананны изеп, өстенә 1 чынаяк кайнар су салалар да, болгатып, кайнар килеш эчәләр. 2 чәй кашыгы андыз тамырын термоста 1 стакан суда төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр (бу бронхит булганда какырыкны да куптара). 1 аш кашыгы андыз тамырын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, көн буе һәр сәгать саен 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 10 г төче тамырны (солодка) 1 стакан кайнар суга салалар да, икенче кәстрүлдәге суга утыртып, 20 минут җылыталар. Аннары 45 минут төнәтеп, сөзәләр, 200 мл булганчы кайнар су өстиләр. Көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

29 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.38 сәгатьтә калка, 8.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Күрәгәле кишер күптермәсе

3 кишер, 1әр стакан шикәр һәм күрәгә, ярты стакан кефир, стакан ярым он, 5 грамм сода, серкә, ванилин кирәк. Кишерне вак угычтан уып, өстенә шикәр сибәләр, шуңа серкә белән сүндерелгән сода кушып, болгаталар да, ярты сәгатькә суыткычка куялар. Аннары кефир, он, ванилин өстәп, камыр туглыйлар, туралган күрәгәне кушалар. Атланмай белән майланган табага агызып, 180-200 градуслы газ мичендә пешерәләр. Суынгач, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев