Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.32 сәгатьтә калка, 7.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Каен яфрагы

Радикулит интектергәндә, каен яфрагын җыеп, кайнар су белән пешеклиләр, авырт­кан урынга калын итеп җәяләр, өстенә компресс кәгазе куеп, йон яулык урыйлар, 2-4 сәгать тоталар. Дәва курсы – 7-10 көн.

23 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.49 сәгатьтә калка, 9.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Үкчә шпоры

Үкчә шпорыннан котылу өчен, елга комын киптерәләр, табада кыздыралар (пешермәслек кенә булырга тиеш). Ком суынганчы, авырткан үкчәне шунда тыгып утыралар. Шпор беткәнче, көн саен шулай дәваланырга кирәк.

24 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 10.18 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Әрекмән сихәте

Буыннар сызлаганда, әрекмән – алыш­тыр­гысыз дәва. Берничә яфрагын өзеп, һәркайсын 2-3 кә бүлгәлиләр, согы чыкканчы, уклау белән изәләр һәм шушыны төнгелеккә авырткан урынга бәйләп калдыралар. Авырту басылганчы, шундый компресс ясап дәваланалар.

25 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.05 сәгатьтә калка, 11.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Балык ризыклары

Диңгез балыгы ашау иммунитетны ныгыта. Ашказаны җәрәхәтеннән интеккән кешеләргә майлы керкә, сөләйман балыгы, сельдь, тунец, сардина бик файдалы, чөнки алар майсыз бозау итеннән һәм диетик кош итеннән дә әйбәтрәк үзләштерелә. Бавыры һәм ашказаны асты бизе авырткан кешеләргә исә балык ашарга ярамый. Ак балык (тәрәч, пикша, алабуга, камбала) ите аксым, кальций, калий, натрий, магний, йод һәм В төркеме витаминнарына бай, шунлыктан симерүдән, калкансыман биз авырулары, гастрит, колиттан интегүчеләр өчен алыштыргысыз ризык булып тора. Балык консервалары белән артык мавыгу исә подагра авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

26 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.19 сәгатьтә калка, 12.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Песи борчагы дәвалый

Коклюш булганда, 2 чәй кашыгы песи борчагы (алтей) чәчәген 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, җылы килеш, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан 2шәр аш кашыгы эчәләр. Хроник тонзиллит интектергәндә, 1 аш кашыгы вакланган алтей яфрагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан җылы төнәтмә эчәләр. Бронхит һәм бронхиаль астма белән чирләгәндә, 4 аш кашыгы песи борчагы тамырын кайнатып суытылган 2 стакан суга салалар, 8 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

27 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 0.33 сәгатьтә калка, 13.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тәмәкене ташлап була

100 әр г арыш, солы, тары, арпа бөртеген кушып, өстенә 1 л су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 10 минут пешерәләр, яхшылап төреп, 1 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3-5 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Тәмәкедән бизгәнче шулай дәваланалар.

28 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.48 сәгатьтә калка, 15.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кекс

Иң гади рецепт: 1 стакан кибет каймагы, 2 йомырка, 150 г шикәр, 1 чәй кашыгы сода, бераз йөзем, 2 стаканга якын он кирәк. Барысын бергә яхшылап болгатып, 180-200 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев