Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.21 сәгатьтә калка, 3.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Эчәклекне чистарту 

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

22 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.38 сәгатьтә калка, 4.58 сәгатьтә бата. 15 сәгать 01 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 14.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Дөрес туклану файдасы

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләрендә күп.

23 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 19.52 сәгатьтә калка, 6.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.30 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

24 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.02 сәгатьтә калка, 7.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.25 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Сохари дәвалый

Словакия табибләре фикеренчә, ак икмәктән киптерелгән сохари ашказаны җәрәхәтен дәвалый ала. Дәва ысулы бик гади: ай буе ак сохари, чиле-пешле йомырка, яхшы сыйфатлы атланмай гына ашарга кирәк. Сохарины үзең белән эшкә дә алып барырга, гел кимереп йөрергә киңәш ителә.

25 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.11 сәгатьтә калка, 9.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.21 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Пешкән суган шикәрне киметә

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормага килгәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

26 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.21 сәгатьтә калка, 10.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.16 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Укроп ютәлне баса

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы икенче савытта 15 минут җылыталар, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә шикәргә 10-15 тамчы укроп эфир мае тамызып, көненә 3 тапкыр суыралар. Салкын тигәндә, шулай ук эт тигәнәге (череда) дә бик шәп булыша, 4 аш кашыгы үләнне 1 литр суда чәй кебек пешереп, көн буена җылы килеш эчәргә кирәк.

27 август (җомга). Мөхәррәм аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.31 сәгатьтә калка, 11.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.12 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Дөгеле балык кәтлите

1 банка сайра консервасы, 1-2 баш суган, 170-180 г дөге, 2 йомырка, тоз, тәмләткечләр кирәк. Дөгене (изелә торганы кирәк) юып, тозлы суда пешерәләр, дуршлагта суын саркыталар. Суганны вак кына турыйлар. Консервадагы балыкны чәнечке белән изәләр, дөге, суган, чи йомырка, тоз, тәмләткечләр кушып, яхшылап болгаталар һәм 10 минут тотканнан соң зур түгәрәк кәтлитләр ясыйлар, онда әвәләп, кайнар табада үсемлек маенда кыздыралар (сыеграк булса, коймак кебек салып пешерәләр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев