Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.48 сәгатьтә калка, 8.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Панкреатит интектерсә

Көн саен 2 кишер һәм 3 бәрәңгене яхшылап юып, согын сыгалар, 1 стакан чамасы сок чыга, шуны ашарга 30 минут кала эчәләр. Атна буе дәвалангач, 7 көн ял итәләр дә, тагын 1 атна эчәләр. Дәва курсы – 3 атна. Тозлы кәбестә согы да бик файдалы, тик аны әзерләгәндә кишер дә, тәмләткечләр дә салмаска кирәк. 50 г гөлҗимеш тамырын 250 мл суда ярты сәгать пешерәләр, көненә 3 тапкыр 2-3әр йотым эчеп куялар. Яисә термоска 1 уч гөлҗимеш җиләге салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 сәгать төнәтәләр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Көненә 1 тапкыр ашар алдыннан якынча 3 граммлы прополис кисәген бик яхшылап чәйнәп йоту да файдалы.

21 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,16.15 сәгатьтә калка, 9.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Андыз шифасы 

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалаганда, 2 аш кашыгы вакланган андыз тамырын ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы андыз тамырын 200 мл суда 10 минут пешерәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала чирегешәр стакан эчәләр. Мондый төнәтмә ашказаны авыртуын баса, какырыкны куптара. Каен суына 3:1 исәбеннән андыз тамыры төнәтмәсен кушып, суыткычта саклыйлар, иммунитетны ныгыту, тонусны күтәрү өчен, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

22 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.53 сәгатьтә калка, 10.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.54 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

23 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,17.46 сәгатьтә калка,11.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.50 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Томаудан дәва

1-2 баш суганны турап, тирән савытка салалар да, зур сөлге белән капланып, түзә алганчы суган парын сулыйлар, күзләрне йомалар. Борыннан бик каты агачак, аннары исә хәл җиңеләя. Суган согын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчаны пешерә. Чөгендерне угычтан уып, согын сыгалар, һәр борын тишегенә 2 шәр тамчы тамызалар, сокка җылы үсемлек мае кушарга да була. Ринитның башлангыч чорында ментол мае да булыша, аны көненә 2 тапкыр һәр борын тишегенә 3-5 әр тамчы тамызалар, ике каш арасына, чигәләргә, колак артына сөртәләр.

24 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,18.52 сәгатьтә калка, 12.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.47 сәгать. 

Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Лимон – бавырга ярдәм

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

25 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,20.07 сәгатьтә калка, 12.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

26 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,21.27 сәгатьтә калка,13.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.40 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Солы сихәте

Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен, балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчерү файдалы. Эмальләнгән кәстрүлдәге яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма өстенә 1,5 л кайнар су салалар, кайнатып чыгаралар, 4 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, бераз лимон һәм әфлисун согы кушалар. Көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк. Озак авыраганнан соң хәл җыю өчен, 1 стакан солыны 5 стакан суда сыек кесәл куелыгына җиткәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан сөт кушалар, кайнатып чыгаралар, 2 чәй кашыгы бал өстәп, 2-3 өлешкә бүлеп, җылы килеш көн дәвамында эчеп бетерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев