Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 17нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.56 сәгатьтә калка, 6.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.46 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кан тамырларының варикоз киңәюе

Сәбәпләре: 1) Аяклардан менгән кан тамырларының киңәюенә бавыр сәбәпче. Бавыр тыгылса, корсак асты кан тамырларында басым күтәрелә, тамыр тышчалары кабара; 2) Утырып озак эшләгәндә кан өскә таба начар күтәрелә, шунлыктан кан тамырлары тышчасы йомшара, формасын үзгәртә; 3) Дөрес тукланмаганда, кан ойый һәм тамырларда начар хәрәкәт итә, тыгыла. Варикоз киңәюдән котылу өчен, бавырны чистарту, күбрәк җәяү йөрү, аякларга эш бирү, төрле күнегүләр ясау, яшелчә-җимеш соклары эчү, майлы ризык кулланмау, төнгә ач карынга яту файдалы. Аякларны югары куеп ятарга кирәк, бер урында озак басып йә утырып торырга ярамый.

21 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.11 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Витилигодан - әнис мае

Тапларга көненә 2 тапкыр яңа сыгылган рәваҗ тамыры согы сөртәләр. Яисә 1 чәй кашыгы кара чәйне чирек стакан кайнар суга салып, 3 минут кайнаталар, суынгач, сөзәләр, тапларга сөртәләр. Йә булмаса, 100 грамм әнис орлыгын киледә төеп, ярты литр зәйтүн маена салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, аннары куыклар пәйда булганчы җылыталар да, суытып, сөзәләр, тиредәге ак тапларга гел сөртеп торалар.

22 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 19нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.26 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.39 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

23 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 20нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.39 сәгатьтә калка, 10.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.36 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Тез авыртканда

2 шәр аш кашыгы эт шомырты (крушина) кайрысы һәм тузганак тамыры, 2 шәр чәй кашыгы петрушка, фенхель орлыгы һәм бөтнек яфрагын кушып, шуның 1 аш кашыгын ярты стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, иртән ач карынга 2 шәр аш кашыгы эчәләр (авырту басылганчыга кадәр).

24 июль (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.53 сәгатьтә калка, 11.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Псориаздан - каланхоэ

Псориаздан котылу өчен, 10 ар грамм бал һәм эвкалипт мае, 30 грамм каланхоэ согын кушалар да, 2 көн төнәтәләр. Аннары шул катнашманы тиренең зарарланган урыннарына сөртәләр. Витилигодан исә мондый катнашма белән дәваланып була. 1 өлеш яшел әстерхан чикләвеге, 12 өлеш бал, 1 өлеш шикәр, 50 өлеш суны кушып, сүрән утта 30 минут пешерәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1әр аш кашыгы сары мәтрүшкә үләне һәм көнбагыш мае, 3 аш кашыгы зәйтүн маен кушып, 1 ай төнәткәч, сөзәләр, витилиголы урыннарга сөртәләр.

25 июль (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.09 сәгатьтә калка, 12.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.29 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

26 июль (җомга). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.29 сәгатьтә калка, 14.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.25 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Чүпрәле ипи

650 г җылымса су, 1 әр аш кашыгы коры чүпрә һәм тоз, арыш һәм бодай оннары кирәк. Кичтән җылымса суга чүпрә, иләнгән арыш салып, коймак камырыннан сыеграк итеп изеп, җылы урынга әчергә куялар. Иртән тоз, яңа гына иләнгән бодай оны кушып, камыр басалар, җылы табага салып, кабарталар, аннары газ мичендә 1 сәгать чамасы пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев