Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 апрель) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.10 сәгатьтә калка, 5.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.31сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Анар сихәте

Эчәклектәге паразит суалчаннардан котылу өчен, мондый төнәтмә ясыйлар. Ярты анарның төшләрен алып, кабыгын ваклап турыйлар, 1 стакан кайнар суга салып, 10 минут кайнаталар, 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 2-3 әр йотым кабалар.

21 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.31 сәгатьтә калка, 5.44 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.36 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Шикәрне киметү

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, ашар алдыннан 1 әр чәй кашыгы мондый катнашма кабып кую мәслихәт: 300 әр грамм петрушка тамырын һәм сарымсакны, 100 г лимон кабыгын иттарткычтан чыгарып, салкынча караңгы урында 2 атна төнәтәләр, суыткычта саклыйлар. Яисә ярты килограмм сельдерей тамыры белән 6 лимонны иттарткычтан чыгарып, шул катнашма салынган савытны сулы кәстрүлгә утыртып, 2 сәгать кайнаталар, суытып, суыткычта саклыйлар. Иртәнге ашка ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы кабалар. Ике ел буена шулай дәваланырга була.

22 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.48 сәгатьтә калка, 6.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.40 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

23 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.58 сәгатьтә калка, 6.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Күз күремен яхшырту

Күз яхшы күрсен өчен, дөрес туклану мөһим. Чөгендер күзнең аруын бетерә, канны яхшырта. Көндәлек норма – 100г. Гөлҗимеш күздәге кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, көн саен 1 стакан төнәтмә эчәргә кирәк. Көненә 1 йомырка ашау катаракта башланудан саклый, күз нервларын ныгыта. Кишер күрү функциясен яхшырта. Көнаралаш 200 г сыер ите ашау да файдалы.

24 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.12 сәгатьтә калка, 7.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.49 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Организмны чистарту

1) Ярты лимон согын 1 стакан җылы суга кушып, 1 чәй кашыгы бал өстиләр, йоклар алдыннан яки иртәнге ашка 30 минут кала эчәләр. 2) 50 шәр г бәрәңге, кишер, лимон согын кушып, шуңа 1 аш кашыгы бал болгатып эчәргә була. 3) 100әр г кишер һәм торма согына 25 г лимон согы, вак туралган яшел петрушка кушып эчү дә файдалы.

25 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.53 сәгатьтә калка,8.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.53 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Катарактадан дәва

Әлеге мәкерле чир башланып кына килгән чакта кәбестә ярдәм итә ала. Көн саен иртән һәм кичен яртышар стакан яңа сыгылган кәбестә согы эчәргә кирәк. Шул ук вакытта күп итеп кара җиләк ашау да файдалы. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый.

26 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 9.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.58 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Бананлы десерт

2-3 бананны чистартып, яхшылап изәләр, 3 аш кашыгы шикәр, 250-300 г эремчек, яртышар стакан йөзем һәм каймак, аз гына ваниль кушалар да, яхшылап болгатып, суыталар. Табынга җиләк яки чикләвек сибеп бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев