Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.46 сәгатьтә калка, 19.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.12 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Балан сихәте

Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы баланны 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Хроник баш авыртудан интеккәндә, көн саен 1-2 стакан балан согын бал белән эчү файдалы. Бөердәге, үт һәм бәвел куыкларындагы ташларны эретү өчен, көн саен 10-15 балан җимешен төше белән берәм-берәм ашарга кирәк. Бавырны чистарту өчен, ярты килограмм баланны эмальләнгән кәстрүлдә йомшарганчы пешерәләр, иләк аша сыттырып чыгаралар, 250 г бал кушалар. 2 атна буе иртән ач карынга һәм йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар.

3 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.28 сәгатьтә калка, 20.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.07 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Кан тамырларын ныгыту

4 аш кашыгы нарат ылысы, 2 аш кашыгы гөлҗимеш җимеше, 4 аш кашыгы суган кабыгын 0,8 литр суга салып, кайнатып чыгаралар, төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән, сөзеп, тигез 4 өлешкә бүләләр дә, һәр порциясенә 1әр аш кашыгы лимон согы өстәп, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

4 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.00 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын саклау мөһим, арка, умырткалык, йөрәкне, кан тамырларын дәвалау, чыныгу уңай нәтиҗә бирә. Аппендикс, баш мие, нерв системасына операция ясатырга, камыр ризыкларын күп кулланырга ярамый. Кәбестә, яшел борчак, суган ашау файдалы.

5 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.23 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.59 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Буыннар сызлаганда

3 баш сарымсак һәм 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 литр кайнар суга салалар, болгатып, 3 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар, көненә 1 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Өлгереп саргайган кыярны иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар (анысыннан лосьон ясарга була), калган массага тоз кушып болгаталар да, җитен тастымалга сылап, авырткан буынга бәйлиләр, өстеннән пленка һәм шарф урап, 2-3 сәгать тоталар. Тозлы май белән дә дәваланып була. Моның өчен 0,5 кг йодлы тоз өстенә аз гына су салып, бөтен су парга әйләнгәнче кайнаталар да, 200 г эретелгән каз яки тавык мае кушып болгаталар, яхшылап ябылган карасу төстәге банкада салкынча урында саклыйлар. Буын сызлаганда, йон тукымага шул майны сылап, авырткан җиргә урыйлар.

6 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.41 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.55 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

7 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.57 сәгатьтә калка, 0.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.51 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Диабеттан - миләш

Диабет интектергәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот та эчү файдалы: 1 әр стакан кипкән миләш һәм грушаны 1 л суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган кипкән миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

8 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.10 сәгатьтә калка, 1.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Альфред Нобельчә салат

Сары һәм алсу төстәге 2 грейпфрут йомшагын, 2 әфлисунны турап, 1 аш кашыгы сыек бал өстиләр. 25 г көнбагыш яки кабак төшен, коры табада кыздырып алып, салатка кушалар. 1-2 кашык йогырт салып болгаталар. Табынга мандарин йә әфлисун телемнәре белән бизәп бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев