Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 май (шимбә). Рамазан аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.51 сәгатьтә калка, 2.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.26 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 2, 3 майда кыяр, укроп, фенхель, берьеллык чәчәкләр чәчү, декоратив куаклар, роза утырту, үсемлекләргә су сибү, үрентеләрне сирәкләү, чүп утау, газонга чирәм чәчү, дару үләннәренең тамырларын җыю уңышлы, ә менә чәчү өчен орлыкларны бүрттерергә кую киңәш ителми.

3 май (якшәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.20 сәгатьтә калка, 3.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Төше тынычландыра

Эштә бик киеренке вакытта, ял итмичә даими эшләгәндә, болай дәвалану файда бирә. Кояшта киптерелеп чистартылган ярты стакан ташкабак төшен пычак белән ваклыйлар да, 1 стакан бал, 1 чәй кашыгы яңа гына тарттырылган дарчин кушып болгаталар, карасу пыяла савытта саклыйлар. Иртән чәй белән 1 аш кашыгын эчәләр. Яисә мондый кәнфит ясыйлар: табага 1 аш кашыгы шикәр, ярты стакан сөт, 1 аш кашыгы атланмай салып, болгата-болгата, куерганчы пешерәләр, шуңа 1 стакан чистартылган ташкабак төшен кушып, яхшылап болгаталар, җылы массадан кәнфит ясыйлар - 1әр аш кашыгы алып, фольгага тезәләр. Иртән һәм кичен шушы кәнфит белән чәй эчәләр.

4 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.51 сәгатьтә калка, 3.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.35 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, кан тамырлары зәгыйфь. Салкын тию ихтималы зур. Шифалы үлән чәе эчү, чикләвек ашау файдалы. Ваниль һәм бергамот исе тынычландыра. 4, 5 майда кузаклылар, яшел тәмләткеч үләннәр, чәчәкләр, газонга чирәм чәчү, бәрәңге һәм роза, шулай ук җимеш агачлары, җиләк куаклары, йөзем, кура җиләге утырту, кәбестә үсентеләрен, җир җиләген күчереп утырту, үрентеләрне сирәкләү, су сибү, ашлама кертү, дару үләннәренең чәчәкләрен җыю уңышлы, ә менә үсемлекләрне төрле агулы химикатлар белән эшкәртү киңәш ителми.

5 май (сишәмбе). Рамазан аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.23 сәгатьтә калка, 3.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать.

Иң мөһим эшләрне башлау көне. Һәр яңа гамәл уңышлы булачак. Киңәшләргә колак салу мәслихәт. Көнчелек хисе көчәергә мөмкин. Ач тору, тире һәм эчәклекне чистарту әйбәт нәтиҗә бирә. Күбрәк сыеклык эчү, балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тархун аппетитны ача

Аппетитны яхшырту өчен, чәйнеккә 3 чәй кашыгы чәй, 1 чәй кашыгы кипкән тархун, киптерелгән ярты анар кабыгы салып, күмелгәнче кайнар су агызалар да, 10 минут төнәтәләр. Аннары, тулганчы кайнар су өстәп, тагын 15 минут тоталар. Сөзеп, бераз кайнар су кушып, шикәр яки бал белән эчәләр.

6 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 17.56 сәгатьтә калка, 3.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.43 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашамау хәерлерәк, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы. Бүген баклажан, борыч, томат, кабак, кавын, кыяр, патиссон, суган, бәрәңге, сарымсак, чәчәкләр чәчү һәм утырту, кура җиләге, йөзем, җир җиләге утырту, җиләк мыекчаларын кисү, газон чирәмен кырку, органик ашламалар кертү, үсемлекләрне корткычлар һәм авыруларга каршы химикатлар белән эшкәртү, дару үләннәренең яфракларын җыю уңышлы.

7 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.29 сәгатьтә калка, 4.12 сәгатьтә бата. 13 сәгать 45 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.47 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашу булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшү ихтималы бар. Беркемгә дә үпкәләмәү хәерле. Бүген бакчада бернишләргә дә ярамый.

8 май (җомга). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.01 сәгатьтә калка, 4.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.51 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 8-10 майда суган, сарымсак, кузаклылар, яшел тәмләткеч үләннәр, редис, салат, бәрәңге, чәчәкләр утырту һәм чәчү, ачы борыч үрентеләрен күчереп утырту, сырганак һәм зелпе куаклары утырту, җимеш агачлары төбенә минераль ашламалар кертү, чүп утау, корткычларны агулау, җиләк мыекчаларын кисү уңышлы, ә менә су сибү, агач-куак ботакларын кисүдән тыелып тору хәерлерәк.

Эремчек шарчыклары

200 г эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр, аз гына чәй содасы, 0,5-1 стакан чамасы он кушып, йомшак камыр басалар. Манныйда шарчыклар әвәләп, сары майда яки үсемлек маенда йөздереп кыздыралар. Табынга шикәр оны сибеп бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев