Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.59 сәгатьтә калка, 12.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.46 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Алмалы чәй

Бавыр авыртканда хәлне җиңеләйтү өчен, туралган 2 алманы 1 л суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, көненә 2-3 стакан эчәләр.

3 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.37 сәгатьтә калка, 13.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.50 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Тамыр киңәйгәндә

Болай дәваланганда, аяк кан тамырларындагы шешләр һәм геморрой бер атнада юкка чыга. 2 аш кашыгы чүп үләне – борыч кырлачын (горец перечный) ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

4 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 14.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.56 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Радикулиттан дәва

100 г тозны 1 л кайнар суда эретәләр, сигезгә бөкләнгән марляны шушы тозлы эремәгә манып алып, авырткан урынга куялар, компресс ясагандагы кебек җылы итеп урап, 8 сәгатькә калдыралар. 10 көн буе шулай дәваланганда, бил авыртуы бетә.

5 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.29 сәгатьтә калка, 15.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.00 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Ютәлдән – каз мае

Бер баш суганны уып, эретелгән каз маена кушалар. Йокларга ятар алдыннан шушы катнашманы күкрәк читлегенә һәм муенга ышкып, җылы яулык урап яталар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы суганлы каз мае кабалар.

6 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.48 сәгатьтә калка, 16.59 сәгатьтә бата. 19 сәгать 05 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.05 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

7 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.05 сәгатьтә калка, 18.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.09 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Ангинадан - сырганак

Тамак бакасы (ангина) интектерсә, 1 чәй кашыгы сырганак маен кайнатып бераз суытылган ярты литр җылы суга салып болгаталар да, сәгать ярым-ике сәгать саен шундый ярты стакан эремә белән тамакны чайкыйлар. Шул сырганаклы суга берничә кат бөкләнгән марляны манып алып, тамакка куялар, полиэтилен, аннары җылы шарф белән урыйлар. Мондый компрессны көненә 1-2 тапкыр 2-3 сәгатькә куялар.

8 март (җомга). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.21 сәгатьтә калка, 19.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.14 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Суганлы чөгендер

Уртача зурлыктагы 4 чөгендер, 50 шәр г яшел укроп, петрушка һәм кинза, 4 баш суган, 5 бүлем сарымсак, 50г үсемлек мае кирәк. Чөгендерне эре угыч аша уып, майсыз коры табада дымын парлап чыгаралар. Яшел тәмләткеч үләннәрне, суган һәм сарымсакны вак кына турап, чөгендер янына салалар һәм парлауны дәвам итәләр. Аннан соң үсемлек мае, тоз өстиләр, капкачын ябып, сүрән утта чөгендер тәмам йомшарганчы томалап пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X