Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 март (шимбә). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.22 сәгатьтә калка, 6.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.06 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Бавыр авыртканда 

Бавыр күзәнәкләрен яңарту өчен, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1 әр чәй кашыгы төелгән шайтан таягы (расторопша) орлыгын кабарга кирәк. Дәва курсы 1 айдан кимрәк, 2 айдан артыграк булмаска тиеш. Яисә 1 аш кашыгы сары мәтрүшкә үләнен 1 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, үлән төпкә төшкәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр.

20 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.51 сәгатьтә калка,6.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Баллы торма

Кара торманың өске ягын чокып, өчтән бер өлешен алалар да, шунда бал салалар. 3-4 сәгатьтән соң бүленеп чыккан сокны бушатып, яңадан бал өстиләр. Сокны ютәлне басу өчен эчәләр. Балалар өчен исә болай әзерлиләр: кара торманы шакмаклап турап, кәстрүлгә салалар, өстенә шикәр сибәләр һәм газ мичендә 2 сәгать пешерәләр. Шешәгә сөзәләр. Балаларга көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 2 шәр чәй кашыгы бирәләр.

21 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,22.22 сәгатьтә калка, 7.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Сөт сихәте

Каты ютәлне сөт яхшы дәвалый. Ярты стакан кайнар сөткә шулкадәр үк селтеле минераль су (“Боржоми”) кушып, яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал салып эчәләр. Сабыйларга исә җылы сөткә инҗир салып бирәләр. Яисә 2 суганны вак кына турап, 1 стакан сөттә пешерәләр, 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Һәр 3 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. 5 баш суган, ярты баш сарымсакны вак кына турап, ярты литр сөттә йомшарганчы пешерәләр, аннары бал һәм бөтнек төнәтмәсе кушып, һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар.

22 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында,23.56 сәгатьтә калка,7.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв сис­темасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

23 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.25 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Баланнан желе

Балан җиләкләрен яхшылап юып, агач тукмак белән изәләр, эре иләк аша сыттырып чыгаралар да, барлыкка килгән 1 стакан сокка 2 стакан шикәр кушып, яхшылап болгаталар, чиста банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Мондый желе салкын тиюдән саклый, кан басымын төшерә, йөрәк авыртуын баса.

24 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.28 сәгатьтә калка, 7.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.30 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Алоэ тирене чистарта

Кими бара торган Айда тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Алоэ яфракларын юып, иттарткычтан чыгаралар, 1 өлеш яфракка 4 өлеш исәбеннән су кушып, 2-3 минут кайнаталар. Суытып, сөзәләр, яфраклы катнашманы биткә сылап, 15 минут ятып торалар, аннары сөзгәннән соң калган су белән юалар.

25 март (җомга). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,2.49 сәгатьтә калка, 8.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.34 сәгать.

Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Солы кесәле

Ашкайнату начар булганда, эч кипкәндә, күбенгәндә, солы кесәле файдалы. 0,5 кг солы ярмасын 3 литрлы банкага салып, 1,5 л су өстиләр, тастымал каплап, җылы урынга куялар. 3 тәүлектән соң яхшылап болгаталар, иләк аша сөзеп, сыеклыкны көчле утта, болгата-болгата, кайнатып чыгаралар да сүндерәләр. Шикәр дә, тоз да өстәргә кирәкми. Суынган кесәлне бал яки җиләк ширбәте белән ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев