Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.03 сәгатьтә калка, 0.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Сихәтле сок

Кызыл чөгендер согы бигрәк тә хатын-кызларга файдалы, тик аны кишер согына кушып эчү мәслихәтрәк. Чиста чөгендер согы эчү күңелне болгатырга, башны әйләндерергә мөмкин. Күрем көннәрендә 2-3 тапкыр 50-100әр грамм чөгендер-кишер согы катнашмасы эчәргә кирәк. Климакс вакытында тәүлегенә 1 стакан сокны әкренләп эчеп бетерү дарулардан яхшырак дәвалый. Чөгендер согында 20 процент калий бар, ә составында 8 процент хлор булу аңа бавырны, бөерне, үт куыгын чистартырга мөмкинлек бирә. Әлеге соктагы 50 процент натрий һәм 5 процент кальций нисбәте, куе канны сыегайтып, веналарның варикоз киңәюе, югары кан басымы, йөрәк авыруларыннан саклый.

20 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.33 сәгатьтә калка, 0.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Петрушка дәвалый

Шешенгәндә, 1 стакан вакланган петрушка сабагы һәм тамырын 2 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән сөзеп, 1 лимон согы кушалар да, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн эчкәч, 2 көн ял итәләр, аннары кабат дәваланалар.

21 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.06 сәгатьтә калка, 1.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Инсульттан соң

Инсульттан соң, дарулар эчү белән бергә, көненә 1 әр лимон ашау да файдалы. 2-3 атна буе, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң сәгать ярым вакыт үткәч, чирегешәр лимон ашап куярга кирәк.

22 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 1.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Кан басымын төшерү

2 лимон, 50 данә әстерхан чикләвеге төше һәм ярты кило йөземне иттарткычтан чыгарып, яхшылап болгаталар, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар. Шунда ук ярты кило күрәгә, 1 грейпфрут йомшагы, 400 грамм чәчәк серкәле бал да кушарга була.

23 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.18 сәгатьтә калка, 2.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Эчәклекне чистарту

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

24 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.42 сәгатьтә калка, 2.59 сәгатьтә бата. 21 сәгать 39 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Баллы компресс

Ютәл җәфаласа, киҗе-мамык тукымага бал сылап, сырхауның аркасына ябалар, өстеннән пергамент кәгазе һәм җылы шарф урыйлар. Баллы компрессны төнгә каршы куялар. Ул ютәлне бик әйбәт баса.

25 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.46 сәгатьтә калка, 4.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Кыздыра беләсезме?

Кыздырылган тавыкның тиресе кетердәп торсын өчен, берничә ысул бар: 1) мичкә тыкканчы, тавыкны газ өстендә атланмайда кыздырып алалар; 2) мичкә тыккач, бүленеп чыккан тавык маен әкренләп өстенә агызгалап алалар, соңгы 10 минутта исә тимиләр - тире кибеп китә һәм тагын да яхшырак кетерди; 3) мичкә тыгар алдыннан тоз, борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйлар; 4) әзер булыр алдыннан бал һәм май катнашмасы белән майлыйлар; 5) пешеп җитәр алдыннан тавыкны 3 өлеш соя (кытай борчагы) соусына 1 өлеш бал кушып майлыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев