Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 гыйнвар)

19 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.49 сәгатьтә калка, 6.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.51сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Йөрәккә дәва

Дүләнә чәчәге һәм җимеше йөрәк мускулының тонусын күтәрә, коронар тамырларда кан әйләнешен көчәйтә. Тигез микъдарда кушылган чәчәк һәм җимешләрнең 3 аш кашыгын 3 стакан кайнар суга салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр стакан эчәләр. Валерианада коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәкнең нерв-мускул аппараты эшчәнлеген җайлый торган матдәләр бар. 1 аш кашыгы вакланган валериана тамырын ярты стакан кайнатып суытылган суга салалар да, тәүлек буе төнәтәләр, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Валериана препаратлары белән дәва курсын 3 айдан арттырырга ярамый.

20 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.52 сәгатьтә калка, 7.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.54 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. Ай Кыслада чакта сизгерлек көчәя, кешедә психолог сәләте уяна, ул башкаларны сүзсез дә аңлый башлый.

21 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.09 сәгатьтә калка, 8.06 сәгатьтә бата. 8 сәгать 17 минуттан тулы ай. Көн озынлыгы 7.57 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Бөтнек һәм мелисса

Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.

22 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.36 сәгатьтә калка, 8.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.01 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасы әгъзаларын саклау мөһим, аякларны, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә, йөрәккә операция ясатырга ярамый. Парда пешерелгән ит һәм балык, яшелчә ашау файдалы.

23 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.06 сәгатьтә калка, 9.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.04 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Сукыр кычыткан сихәте

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый.

24 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.34 сәгатьтә калка, 9.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.08 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

25 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.59 сәгатьтә калка, 10.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Банан кабартмасы

3 аш кашыгы шикәр, ярты стакан минераль су, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 3,5 стакан он, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 банан, тоз, 50 г төшсез йөзем, кыздыру өчен май, шикәр оны кирәк. Чүпрәне шикәрле җылы суда күпертәләр. Бананны чәнечке белән изеп, миксер белән туглыйлар. Шуңа минераль су, май, тоз, он кушып, камыр басалар. 1-1,5 сәгать җылы урында тоталар. Уртасына 3-4 йөзем куеп калдырып, кабартма әвәлиләр, кызган майда алтынсу төскә кергәнче кыздыралар, маен саркытып, җылы чагында өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X