Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 февраль)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.16 сәгатьтә калка, 8.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.57 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Чабыр - шифалы үлән 

Цистит һәм холецистит булганда, 1 аш кашыгы вакланган чабыр (тимьян) үләнен термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50 шәр г эчәләр. Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Бронхит, коклюш, көчле ютәл булганда, өске сулыш юллары ялкынсынганда, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суга салалар, кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.

20 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.40 сәгатьтә калка, 8.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Сәламәтлек эликсиры

Анар согын әледән-әле куллану вегетатив-кан тамырлары дистониясе һәм гипертония булганда кан басымын нормальләштерә, стресстан саклый, җенси дәртне арттыра. Көн саен 1 стакан анар согы эчү йөрәк авыруларыннан саклый һәм ДНК дәрәҗәсендә картаю процессын әкренәйтә ала.

21 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.07 сәгатьтә калка. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Арыганда, бал аша

Арыганда, хәлсезләнгәндә, 1 әр стакан эрбет (яки әстерхан) чикләвеге һәм карабодайны иттарткычтан чыгаралар да, 1 стакан бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Карабодай кан ясалу өчен кирәкле тимергә, чикләвек – файдалы майларга бай, бал исә энергия бирә.

22 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.10 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Кишер мае

Кишерне вак угычтан уып, эмальләнгән кәстрүлгә салалар, өстен капларлык итеп үсемлек мае агызалар, сулы зуррак кәстрүл эченә утыртып, 2 сәгать пешерәләр. Суынгач, өстеннән майны кашык белән банкага тутыралар. Бераздан ул утыра. Чиста майны шешәгә агызып, суыткычта саклыйлар. Ул җәрәхәтләрне бик шәп төзәтә. Эчәргә дә ярый - уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте булганда, ашар алдыннан 1-2 чәй кашыгы эчәргә кирәк.

23 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.37 сәгатьтә калка, 9.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Диетасыз ябыгып буламы?

Була, дип раслый халык медицинасы - кичке 7дән соң ашарга гына ярамый. Кичке 7 белән 8 арасында 1 бүлем сарымсак ашап, 300 грамм кефир эчәргә кирәк. 1 айда шулай итеп 5 килога ябыгып була. Әмма панкреатиттан интекәннәр болай ябыга алмый - аларга сарымсак ашарга ярамый.

24 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.10 сәгатьтә калка, 9.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.20 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

25 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.39 сәгатьтә калка, 9.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.25 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Прәннек торты

1 кг шоколадлы прәннек, 1 л каймак (майлылыгы 25 проценттан ким булмасын), 4-5 банан, 0,5 стакан шикәр, 3-4 аш кашыгы какао кирәк. Каймак, шикәр һәм какаоны миксер белән туглап күпертәләр. Прәннекне аркылыга өчкә бүләләр, бананны түгәрәкләп турыйлар. Яссы зур савытка бер катлам прәннек җәеп, буш урыннарны прәннек вагы белән тутыралар. Каймаклы крем сылап, банан катламын җәяләр, аннары тагын крем, прәннек, крем, банан - беткәнче катламлап өяләр. Иң өскә прәннек җәеп, крем сылыйлар, прәннек вагы сибәләр. 1 тәүлеккә суыткычка куялар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев