Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 июль (шимбә).Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.52 сәгатьтә калка, 18.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Гастриттан – бәрәңге

Гастрит интектергәндә хәлне җиңеләйтү өчен, 1 стакан бәрәңге согына 1 аш кашыгы бал салып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 10 көн, аннары 10 көн ял итеп, тагын дәваланырга була.

19 июль (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.33 сәгатьтә калка, 19.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организм­ны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Ылыс сихәте

Организмны С витаминына баету, ашказаны-эчәк трактын йогышсызландыру, кан тамырларын чистарту өчен, 50-100 г ылысны 1 стакан кайнар суда төн буе тоталар, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яки 100 г ылысны 1-2 стакан кайнар суда 10-15 минут кайнаталар, суыткач, сөзеп эчәләр.

20 июль (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.29 сәгатьтә калка, 20.25 сәгатьтә бата. 20 сәгать 34 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Холестерин артса

Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, нарат кайрысын каһвәтарткычта тарттырып, шул порошокны көн саен ярты чәй кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, кабат дәваланырга була. 1 стакан кефирга 1 әр чәй кашыгы куркум (һинд зәгъфраны) һәм бал кушып эчү исә холес­теринны да киметә, бавырны да дәвалый.

21 июль (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.40 сәгатьтә калка, 21.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.40 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамыр­ларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.

22 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.02 сәгатьтә калка, 21.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Артриттан – балчык

Тездә артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куялар, шуның өстенә балчыкны җәяләр, тагын марля белән каплыйлар, сөлге белән урап, ныгытып бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене кыздыра башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк.

23 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.30 сәгатьтә калка, 21.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Прополислы җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай.

24 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.59 сәгатьтә калка, 22.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.30 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Эремчекле бавырсак

2 йомырка, 200 г эремчек, 1 стакан он, ярты стакан шикәр, 1 чәй кашыгы сода, серкә, шикәр оны, үсемлек мае кирәк. Йомырканы шикәр белән туглап күпертәләр. Эремчек, серкә белән сүндерелгән сода, он кушып, камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр әвәлиләр. Тирән табада үсемлек маен кыздырып, бавырсакларны кызгылт төскә кергәнче кыздырып алалар. Табынга куйганда, шикәр оны сибәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев