Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,14.47 сәгатьтә калка, 7.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Хөрмә дәвалый

Инсульт, бит нервы параличы булганда, йомшак хөрмә җимешенең (финик) тышын алып ташлап, вак кына турыйлар яки иттарткычтан чыгаралар. Ашаганнан соң, 2-3әр чәй кашыгы шул пастаны кабалар. Әгәр йотарга авыр булса, сөт яки сары май кушып бераз сыегайталар. Дәва курсы - 1 ай һәм аннан да күбрәк.

19 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.52 сәгатьтә калка, 8.42 сәгатьтә бата. 7 сәгать 35 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Кан басымын төшерү

Гипертония интектергәндә, 2 баш сарымсакны 1 стакан сөттә йомшарганчы пешереп, сөзәләр, атна буе, ашаганнан соң, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәваланганда, күп итеп кара миләш, гөлҗимеш, кура җиләге, анар яки балан компоты эчү аеруча файдалы. Яисә кичтән термостагы литр ярым суга 3 аш кашыгы гөлҗимеш җиләге, 2 шәр аш кашыгы кызыл миләш һәм кара карлыган, 1 аш кашыгы сукыр кычыткан салып калдырып, икенче көнне тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Яки 3 әр аш кашыгы сукыр кычыткан һәм бөтнек үләннәре, 2 шәр аш кашыгы мелисса һәм артыш күркәсе, 1 аш кашыгы кипкән укроп орлыгын кушып, шуның 2 аш кашыгын термостагы 1 литр суга салалар, 3-4 сәгать төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр, иртән һәм кичен, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр. 

20 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,15.40 сәгатьтә калка, 9.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

21 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.43 сәгатьтә калка, 10.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Сару кайнаганда

Ай Кыслада чакта ашказаны эшчәнлеге бозылырга мөмкин, ул исә саруны кайната. Моннан котылу өчен, җылы минераль су яки сөт эчәргә; суда чәй содасы эретеп эчәргә; 3-4 борчак чәйнәргә була. Көн саен ач карынга карабодай боткасы ашау да булыша. Карабодай ярмасын куе көрән төскә кергәнче кыздырып алып, төю, иләү һәм көненә 3-4 тапкыр пычак очына элеп кабу да сару кайнауны баса.

22 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,17.56 сәгатьтә калка, 10.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кукуруз суы

Югары кан басымыннан дәвалану өчен, стаканга 1 аш кашыгы кукуруз оны салып, өстенә кайнар су коялар һәм төнгелеккә калдыралар. Иртән торгач, ач карынга, өскә җыелган суны эчәләр. Әгәр кан басымын тиз төшерергә кирәк булса, тукыма кисәген 5-6 процентлы серкәгә манып алып, 5-10 минутка аяк табаннарына куялар.

23 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.14 сәгатьтә калка, 11.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

24 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,20.34 сәгатьтә калка, 11.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

 
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Брауни 

100 г шоколад (анда какао 70 проценттан ким булмаска тиеш), 200 г атланмай, 170 г шикәр оны (пудра), 100 г он, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 3 йомырка, 50 г чикләвек кирәк. Шоколад белән майны эретәләр, он, пудра, көпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгаталар. Йомырка белән чикләвек кушып, тагын болгаталар, формага агызып, 180 градуслы газ мичендә 20-25 минут пешерәләр. Мичтән алгач, өстенә тастымал каплап, кимендә 1 сәгать табасында суыталар. Әлеге десерт туңдырма һәм эретелгән шоколад белән ашарга бигрәк тә тәмле! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев