Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.54 сәгатьтә калка, 13.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.26 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 18, 19 апрель - кыяр, баклажан, татлы борыч, суган, кишер, томат, редис, торма, кәбестә, яшел тәмләткеч үләннәр, бәрәңге, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр чәчү-утырту өчен уңышлы көннәр.

Артриттан дәва

Ревматоид артрит интектергәндә, 2 кг сельдерей тамырын, иттарткычтан чыгарып, 1 кг балга кушалар, 2 атна караңгы урында төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. 0,5 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлек тоталар, аннары 1 кг бал кушып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә 250 г петрушка тамырын, 150 г петрушка яфрагын, 250 г лимонны (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушалар да, иртән ашарга 1 сәгать кала, кичен – ашаганнан соң 1 сәгать үткәч яртышар чәй кашыгы кабалар. Яки 500 г петрушканы, тамыры һәм яфраклары белән бергә, 4 л суда 2 сәгать пешерәләр, сөзеп, чирек стакан шикәр өстиләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

19 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.09 сәгатьтә калка, 14.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.31 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

20 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.22 сәгатьтә калка, 15.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.35 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Чәчәге дә файдалы

Аллергия, диатез, экзема булганда, 10-12 ташкабак чәчәген 0,5 л кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр, тирегә дә сөртәләр. Дәва курсы – 10-12 көн. Организмдагы гельминтлардан котылу өчен, 50 г чистартылган ташкабак орлыгын 1 стакан кайнар суда 15 минут кайнаталар, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ач карынга һәм ашау арасында көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

21 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.33 сәгатьтә калка, 16.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.40 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Аппетит булмаса

1 зур бәйләм петрушка, 1 баш суган, 1 лимон, тоз кирәк. Петрушка, суган, лимон йомшагын вак кына турыйлар, тоз сибеп, болгаталар. Мондый салат аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта.

22 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.45 сәгатьтә калка, 18.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 22-24 апрельдә үсемлекләр чәчү-утырту тыела.

Бөтнекле коктейль

Ютәлләгәндә, салкын тигәндә, мондый коктейль эчеп дәваланалар. 1 чәй кашыгы вакланган бөтнекне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 3-5 минут пешерәләр, 10 минуттан соң сөзәләр һәм 1 чәй кашыгы бал өстиләр. Вак кына туралган чирек лимон һәм 1 бүлем сарымсак кушалар да, кайнар коктейльне йоклар алдыннан эчәләр.

23 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.57 сәгатьтә калка, 19.18 сәгатьтә бата. 05 сәгать 27 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.48 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

24 апрель (җомга). Рамазан аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.10 сәгатьтә калка, 20.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.53 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Җылы салат

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаталар да, кызыл борыч сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев